Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре кисәтә

Азнакай муниципаль районында быел 12 янгын теркәлгән. Аларның 11е торак секторында. Ике янгында ике кешенең гомере өзелде. Узган ел балалар уйнавы аркасында ике янгын теркәлгән булса, быел андый очраклар юк. Әмма тынычланырга кирәкми. Кагыйдә буларак, балалар ут белән өйдә үзләре генә калганда, шөгыль тапмыйча күңелсезләнгәндә ут белән шаяралар. Күпләре кызыксынып...

Азнакай муниципаль районында быел 12 янгын теркәлгән. Аларның 11е торак секторында. Ике янгында ике кешенең гомере өзелде. Узган ел балалар уйнавы аркасында ике янгын теркәлгән булса, быел андый очраклар юк. Әмма тынычланырга кирәкми. Кагыйдә буларак, балалар ут белән өйдә үзләре генә калганда, шөгыль тапмыйча күңелсезләнгәндә ут белән шаяралар. Күпләре кызыксынып кулына шырпы ала. Ә инде малай-шалай урамда да корыган чүп-чар, үләнгә ут төртеп уйнарга ярата. Шуңа күрә, иң беренче чиратта балаларга нәрсә ярый һәм ярамаганын җентекләп аңлатырга, өйдә үзләрен генә калдырмаска, иң әһәмиятлесе шырпыны алар кулы җитмәслек урынга җыеп куярга кирәк. Балаларны телефон аша янгын сүндерүче абыйларын ничек чакырырга кирәклеген дә аңлатыгыз! Янгын булган очракта, кая да булса кереп качмаска, тәрәзә яки балкон янынарак килергә өйрәтергә кирәк. Бу очракта коткаручылар аларны тизрәк искәреп алачак. Аннан соң һәрбер өйдә ут сүндергечләр булдырырга, балаларга аларга ничек файдаланырга кирәклеген өйрәтү дә мөһим. Моның өчен берничә минут вакыт та җитә. Ә ут сүндергечләргә ничек файдаланырга икәнен күрсәткән гади һәм аңлаешлы рәсемнәр төшерелгән.

Азнакай янгын күзәтчелеге хезмәте матбугат үзәге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре кисәтә