Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай ветераннар оешмасы алтын юбилеен билгеләп үтте

Бүген Азнакай җирендә киң колачлы бәйрәм – район ветераннар советының ярты гасырлык юбилей тантанасы узды.

Ул үзенә районның олысын-кечесен һәм республикадан бик күп кунаклар җыйды. Район башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримовның озатуында  республиканың  ветераннар-пенсионерлар иҗтимагый оешмасы рәисе Хәбир Иштирәков, Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев, Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары  Адел Мөбәракшин, Татарстан районнары ветераннар оешмалары лидерлары төбәгебезнең чал тарихы да, туфрагында табылган байлыгы да, осталары куллары иҗат иткән бәрәкәт тә, аның бүгенге көн сулышы да чагылган гаҗәеп күргәзмәне хозур кылдылар.

–Тынгы белмәс ветераннарыбыз – районыбызның алтын фонды, – диде район башлыгы Марсель Шәйдуллин ветераннар оешмасы эшчәнлеген югары бәяләп. – Алар безгә яшәешебездә һәм эшчәнлегебезнең һәр өлкәсендә олпат киңәшче дә, олы ярдәмче дә, хәер-фатиха бирүче дә.

 Һәр хезмәт коллективы, һәр авыл җирлеге башлангыч ветераннар оешмалары үзенчәлекле тематика белән әзерләгән күргәзмәләрен эчтәлекле чыгышлары белән дә, җыр-биюләр аша да шәрехләп бирде. 

–Азнакай җире безне элек тә үзенең кунакчыллыгы, тырыш һәм иҗади халкы белән сокландырып килде. Ә бу юлысы ул тагын да шаккатырды, – диде күргәзмәләрдәге тегермән, бишек, умарта оясы кебек агач эшләнмәләрдән, каклаган каз, чәкчәк, урама ише тәм-томнардан, төбәк тарихы тупланган саллы китаплардан, авыл халкы җитештергән катык-каймагын татып хис-кичерешләрен тыеп кала алмаган Хәбир Газиз улы. – Милләтебезнең алтындай ядкарьләре тупланган, борынгы гореф-гадәтләре кадерләп сакланган бу төбәктә республика ветераннарының барлык оешмаларына өлге итеп куярлык яңа башлангычлар, бай тәҗрибә тупланган. Без аларны инде берничә еллар дәвамында өйрәнеп киләбез, эшебездә кулланабыз.

 Оешма рәисе Миргасим Кәримов кыскача гына төп аспектларны яктыртты. Әйе, яшьләргә патриотик, рухи-әхлакый тәрбия бирүдә булсынмы, өлкәннәребезнең ялын файдалы да, мавыктыргыч та итеп үткәрүдә, актив гомер озынлыгына ирешүдә...– кыскасы, Азнакайда уздырылган чараларның һәркайсы республикага үрнәк итеп куярлык. Ә инде ветераннарыбызның районның иҗтимагый тормышында тоткан роле турында сөйләп тә торасы юк.

 Бәйрәм бүләкләргә бай булды. Республиканың, районның иҗтимагый тормышында актив катнашучыларга, ветераннар оешмаларының тынгысыз лидерларына җитәкчеләр дәрәҗәле бүләкләр тапшырды. Велосипедларга кадәр бар иде. Аларга утырып урамнарда  җилдерүче өлкәннәребезне күрерсез әле. 

 Республикабызның эстрада артистлары һәм район үзешчәннәре концерты да бәйрәмнең онытылмас бүләге булды.

 Шунысын әйтергә кирәк, шәһәребезнең “Юбилей” стадионында узган юбилейда инде язма башында әйтеп киткәнчә, олысы-кечесе кинәнеп бәйрәм итте. Әби-бабайларның күңел җылысы әнә шулай барысына да җитте...  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев