Азнакай урман хуҗалыгы белгечләре быел 3100 килограмм орлык әзерләгән 
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай урман хуҗалыгы белгечләре быел 3100 килограмм орлык әзерләгән 

Республикада, шул исәптән районда “Экология” милли проекты кысаларында орлык җыю эшләре төгәлләнгән.

- Урман үсемлекләре орлыкларын җыю «Экология» милли проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектының өстәмә күрсәткече булып тора. Быел без билгеләнгән планны 251% ка үтәдек. Барлык орлыклар да Татарстан Республикасы урман саклау үзәгендә тикшерү уздылар, аларның сыйфаты турында сертификатлар бирелде, – ди ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров.

Азнакай урман хуҗалыгы хезмәткәрләре киләсе ел өчен 3100 килограмм олык әзерләгән, аның 3 меңе – имән, 50 килосы – каен, 50 килосы корычагачыныкы (ясень).

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев