Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай урамнарында бәйрәм гөрли

Җәйнең хакимлекне ычкындырырга теләмичә көз белән якалашкан бу мәлендә, көннәрнең матур торуыннан файдаланып, ТСЖлар, ТОСлар урам бәйрәмнәре үткәрүне дәвам итә. Узган атнада шәһәребезнең иске өлешендәге Мәктәп, Пионер, Глинка урамнары халкы шау-гөр килеп кич утырды, ягъни күршеләр хәл-әхвәл белеште, рәхәтләнеп күңел ачты. Гадәттәгечә, бәйрәмгә район җитәкчеләре дә җыелып килде, бу төбәктә...

Җәйнең хакимлекне ычкындырырга теләмичә көз белән якалашкан бу мәлендә, көннәрнең матур торуыннан файдаланып, ТСЖлар, ТОСлар урам бәйрәмнәре үткәрүне дәвам итә. Узган атнада шәһәребезнең иске өлешендәге Мәктәп, Пионер, Глинка урамнары халкы шау-гөр килеп кич утырды, ягъни күршеләр хәл-әхвәл белеште, рәхәтләнеп күңел ачты. Гадәттәгечә, бәйрәмгә район җитәкчеләре дә җыелып килде, бу төбәктә яшәүчеләрне борчыган мәсьәләләр хакында да сүз барды. Үзешчәннәрнең җыр-моңы астында олысы-кечесе телеңне йотарлык пылау белән сыйланды. Чордашлары белән очрашу җае тудыручыларга рәхмәтләр укып, өлкәннәребез хәтирәләрен яңартты. Мондый бәйрәмнәр бүләкләргә дә бай була, тырыш хезмәтләре белән танылган, иҗтимагый тормышта активлык күрсәткән шәһәрдәшләрне хөрмәтләделәр.

Редакция почтасына халык өчен шундый күңелле очрашулар үткәргән, шунда ук проблемаларны да өйрәнеп, хәл итәргә алынган район җитәкчеләренә рәхмәт әйтеп язылган хатлар күп килә. Әле шушы көннәрдә генә шундый эчәлектәге язманы Фәйрүзә Хәкимовадан алдык. Ул Гагарин урамы, 27 йорт каршында ТСЖ-28 ширкәте уздырган бәйрәм хакында бәян иткән. Ленин урамы, 33нче йортта яшәүчеләрнең гозерләрен тыңлап, аларны икенче көнне үк үтәүгә керешкән район җитәкчелегенә рәхмәтләрен, аларга изге теләкләрен юллаган.

Урам бәйрәмнәре бу атнада да дәвам итте. "Безнең йорт", "Универсал" ширкәтләре оештырган матур кичләрне 2нче мәктәп тирәсендә, Гагарин урамындагы 3, 5, Ямаш урамындагы 8,10 йортларда яшәүчеләр дә искә төшкән саен сагынып куяр әле.

Лиза Нурлыева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай урамнарында бәйрәм гөрли