ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай укучыларына һөнәр сайларга ярдәм итәләр

Бердәм дәүләт имтиханнарына ераграк булса да, унберенчеләргә кайсы фәннән сынау тотасын билгеләр вакыт җитеп килә. Моның өчен нинди һөнәр сайлаячагыңны ачык күзалларга кирәк. Әмма укучылар үз белемнәренең мөмкинлекләрен исәпкә алып бетермичә, әти-әнисе фикеренә таянучан. Нәтиҗәдә, имтиханнарда җитәрлек балл җыелмый, хыяллар челпәрәмә килә. Бу яклап дөрес юнәлеш бирү максатында мәктәпләрдә чыгарылыш...

Бердәм дәүләт имтиханнарына ераграк булса да, унберенчеләргә кайсы фәннән сынау тотасын билгеләр вакыт җитеп килә. Моның өчен нинди һөнәр сайлаячагыңны ачык күзалларга кирәк. Әмма укучылар үз белемнәренең мөмкинлекләрен исәпкә алып бетермичә, әти-әнисе фикеренә таянучан. Нәтиҗәдә, имтиханнарда җитәрлек балл җыелмый, хыяллар челпәрәмә килә. Бу яклап дөрес юнәлеш бирү максатында мәктәпләрдә чыгарылыш сыйныф укучыларының ата-аналары белән аңлату эшчәнлеге башланды. Психологик-педагогик ярдәм кысаларында беренче очрашу 2 декабрьдә 5 нче мәктәптә үтте. Мәгариф идарәсе хәбәр итүенчә, ай дәвамында ул барлык белем йортларында уздырылачак.

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Азнакай укучыларына һөнәр сайларга ярдәм итәләр

Нет комментариев