Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай укучылары мәктәп бакчасыннан мул уңыш җыеп алды

Чубар Абдул мәктәбенең капкасыннан керүгә үк күзне аллы-гөлле чәчәкләр иркәләп, рәт-рәт тезелеп киткән кәбестә, суган, помидор, чөгендер түтәлләре каршы ала. -Гектарга якын җиребез бар. Ел саен яшелчә утыртабыз. Үсентеләрне үзебезнең теплицада әзерлибез. Укучыларга ел дәвамында тукланырга да, саткан акчасына мәктәп кирәк-яраклары юнәлтергә дә җитә, - ди мәктәп директоры Илдус Латыйпов....

Чубар Абдул мәктәбенең капкасыннан керүгә үк күзне аллы-гөлле чәчәкләр иркәләп, рәт-рәт тезелеп киткән кәбестә, суган, помидор, чөгендер түтәлләре каршы ала.

-Гектарга якын җиребез бар. Ел саен яшелчә утыртабыз. Үсентеләрне үзебезнең теплицада әзерлибез. Укучыларга ел дәвамында тукланырга да, саткан акчасына мәктәп кирәк-яраклары юнәлтергә дә җитә, - ди мәктәп директоры Илдус Латыйпов.

Быел да уңыш бик мулдан. Бакчаның чисталыгына да сокланмый мөмкин түгел! Бу - тынгысыз директорның таләпчәнлеге, укытучыларның фидакарьлеге, укучыларның тыңлаучанлыгы нәтиҗәсе.

Укучылар да, укытучылар да җәй буе җиләк-җимешен җыеп кайнатма ясый, көзен кыяр-помидорын, кәбестәсен тозлый.

-Үзең эшләп тапкан тәмлерәк, - ди 7 нче сыйныфка баручы Искәндәр Хәйретдинов (рәсемдә сулдан беренче).

Әнә шулай балалар хезмәт белән тәрбияләнә биредә.

Резеда ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай укучылары мәктәп бакчасыннан мул уңыш җыеп алды