Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай тукталышларын кем боза?

​​​​​​​Шәһәребездә автобус тукталышларын яңартып, җыйнак-матур итеп ясап куйганнар иде. Аларны игъланнар һәм реклама тактасына әверелдереп бетерделәр.

Бу бер дә Азнакаебызны һәм азнакайлыларны бизәми. Аның өчен махсус такталар бар бит. Тукталышларның тышкы кыяфәте бозылуга кемнәрнеңдер һич исе китми, алар үзләренең акча янчыгын гына кайгырталар. Күпчелек игъланнарда бурычка акча вәгъдә итәләр һәм халыкны төпсез әҗәт сазлыгына чумарга чакыралар.

Яшелләндерү һәм төзекләндерү буенча күптармаклы производство предприятисе хезмәткәрләре тукташыларны мондый чүп-чардан чистартып йөрергә мәҗбүрләр. Ә бит алар шәһәребез өчен башка файдалырак эш башкарырлар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев