Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай торак-коммуналь хуҗалыгында эш кайный

Чанаңны җәен, арбаңны кышын әзерлә, дигән әйтем кайсы гына чорда да актуаль. Торак өлкәсе өчен дә җәй туктаусыз мәшәкатьләр чоры: җыештырасы, төзекләндерәсе, ремонтлыйсы... Әле ишегалды бәйрәмнәре, башка күңелле чаралар үткәрә торган вакыт та бит әле ул. Торак-коммуналь хуҗалыгы һәм төзекләндерү департаменты директоры Руслан Мөгътәсимов белән әңгәмәбез дә менә шушы эшләр...

Чанаңны җәен, арбаңны кышын әзерлә, дигән әйтем кайсы гына чорда да актуаль. Торак өлкәсе өчен дә җәй туктаусыз мәшәкатьләр чоры: җыештырасы, төзекләндерәсе, ремонтлыйсы... Әле ишегалды бәйрәмнәре, башка күңелле чаралар үткәрә торган вакыт та бит әле ул. Торак-коммуналь хуҗалыгы һәм төзекләндерү департаменты директоры Руслан Мөгътәсимов белән әңгәмәбез дә менә шушы эшләр барышы хакында.

-Руслан Рөстәмович, бернәрсә дә гомерлек түгел, торак фонды да елдан-ел искерә тора, аңа агымдагы, капиталь ремонтларны вакытында үткәреп тору кирәк, быел бу юнәлештә эшләр ничек бара?

-Бүгенге көндә районда безнең хезмәт күрсәтүдә 353 күпфатирлы йорт исәпләнә. Федераль законны тормышка ашыру кысаларында капиталь ремонт ясалырга тиешле 35 күпкатлы йортта план нигезендә эшләр дәвам итә. Алар 70 миллион 56 мең сумлык, ягъни 89 процент күләмдә башкарылды. Дәүләт финанславы өлешенә җирле бюджеттан 11 139 600, йорт хуҗаларыннан 19 896 098 сум акча күчерелде. Барлык эшләр дә 15 августка тәмамланырга тиеш. Подрядчы оешмаларның күпчелеге үзләренә йөкләнгәнне югары сыйфат белән, срогыннан алда башкарып чыкты.

Ә инде агымдагы ремонтка килгәндә, алар 43 күпкатлы йортка үткәрелде, шуларның 29ы - Азнакайда, 13е - Актүбә бистәсендә, 1се - авыл биләмәсендә. 14 йортның түбәсе төзекләндерелде. 3 йортта 64 пластик тәрәзә куелды. 10 йортның керү өлеше тышкы яктан җылытылды, гермитизация ясалды. 5 йортның подвалында төзәтү-ярыкларны ямау эшләре башкарылды. 37сендә ишекләр, аларның түбәләре ремонтланды, алыштырылды. Инженерлык челтәрләренә агымдагы ремонт үткәрүгә 2 569 127 сум акча тотылды. 23 торак йортта җылылык стояклары яңартылды. Бу эшләрнең барсы да яңа төр материаллар, технологияләр кулланып башкарыла.

Ишек алларындагы балалар мәйданчыкларын ремонтлау, яңарту да игътибар үзәгендәге мәсьәлә. Быел Солтангалиев 25 б, 25 а,33, 31, Хәсәнов 29, Ленин 32, Подстанция 21, Шәйхетдинов 8, 10, 2, 6 , Тукай 13,15, 7, 9, 11, 25 һәм тагын башка урамнарда да алар төзекләндерелде, буялды, әйләндереп алынды, Болгар урамындагы 26нчы йорт алдындагы балалар уен мәйданчыгына 2 яңа җиһаз алынды. 20 йорт тирәсе яңа коймалы булды. 7 йортның ишек алдына әйбер җилләтү җайланмасы куелды.

-Ягулык сезонына да әзерлек бара торгандыр?

-Аңа әзерлек барлык йортларда да тулы куәтенә бара. 15 сентябрьгә без ягулык сезонына тулаем әзер булырга тиеш. Бүгенге көнгә 243 йортта эчке җылыту челтәрләрендә юдыру үткәрелде. Бу эшләрне "Наш дом", "Квартал", "Сельхозжилсервис" инде төгәлләделәр. Башкаларында дәвам итә.

-Торак хуҗалары үзләре дә бу эш барышы белән кызыксына, контрольдә тотамы, әллә инде соңыннан шикаять белдереп кенә киләләрме?

-Әлбәттә, ремонтның үтәлешен тикшерүгә йорт буенча җаваплы итеп билгеләнгән кешеләрне, территориаль җирле үзидарә җитәкчеләрен, шунда яшәүчеләрне дә тартабыз. Күп кенә проблемалар шунда урында ук хәл ителә. Йортта яшәүче һәркем аның хуҗасы, димәк, аның өчен җаваплы, шуңа да киңәше беләнме, гамәле беләнме - актив булырга тиеш. Ә бит уртак милекккә килгән зыянны да йортта яшәүчеләр үзләре күтәрә. Җитди мәсьәләләр каралган, хәлиткеч карарлар кабул ителгән җыелышларда бөтен кешенең дә катнашуы зарур. Соңыннан гына дәгъвә белдереп, шикаять язып йөрү урынсыз гамәл.

-Быелгы җәйдә дә ишек алды бәйрәмнәре гөрләп тора, көн дә нинди дә булса чара үтә...

-Әйе, урам бәйрәмнәрен халык хәзер көтеп ала бездә. Алар май аенда ук башланган иде. "Наш дом", "Восход" ТСЖлар үткәргән бәйрәмнәрне әле дә искә алып сөйлиләр. "Универсал" биредә яшәүчеләр белән очрашулар, чараларны болай да еш үткәреп тора, "Маяк"ның 85 еллыгына да бик матур бәйрәм оештырдылар. "Квартал" ТСЖ Бөек Ватан сугышы ветеранына истәлек тактасы ачуны олы тантана итеп үткәрде. Актүбәдә шушы ике айда 15 ишек алды бәйрәме узды. Гомүмән, ТСЖлар да, территориаль җирле үзидарәләр дә бу яктан бик актив, бердәм эшлиләр. Киләчәктә дә менә шулай узара киңәшеп, бергә-бергә эшләргә язсын, дигән теләктә калабыз.

Әңгәмәдәш - Лиза Нурлыева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай тораккоммуналь хуҗалыгында эш кайный