Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай территориаль иҗтимагый үзидарә рәисләре елга йомгак ясадылар

Бүген шәһәребездә гөрләп эшләүче – 13, Актүбә бистәсендә 4 территориаль иҗтимагый үзидарә бар.

Кичә алар Актүбә бистәсендә булып, узган елга нәтиҗә ясадылар, киләчәккә планнар билгеләделәр.

Район башлыгы урынбсары Роза Галеева, район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин, Актүбә бистәсе башлыгы Александр Севостьянов, район иҗтимагый Совет рәисе Лилия Әхмәдишина җирлегебездә территориаль иҗтимагый үзидарә рәисләренең ролен югары бәяләделәр.

– Сезнең һәрберегез элекке хезмәтләрегездә сыналган, актив һәм хөрмәтле, ихтирамга лаек кешеләр эшли. Территориаль иҗтимагый үзидарәләрне хакимият белән халык арасындагы күпер дә әле ул. Сез районыбызда булган проблемаларны бергәләп чишүдә, халыкның активлыгын күтәрүдә зур эшләр башкарасыз, рәхмәт сезгә, – диде Роза Галеева.

Семинар барышында Актүбәнең 2 нче ТОС рәисе Бирлиант Садыйкова башкарган эшкә хисап тотты.

Кунаклар Актүбә бистәсенең 1 нче мәктәбендә, шунда урнашкан Владимир Соколов музеенда, ат спорты мәктәбендә булдылар.

– Бу очрашудан рухи ләззәт, эшләргә көч алып кайттым. Миннән дә бәхетле кеше булмагандыр, чөнки яшьлек елларын тагын бер кат “урадым”. 1982 елда “Актүбәнефть”тә капиталь төзелеш бүлегендә эшли башладым. Ул чорда без ат спорты мәктәбе, стендта ату полигоны, ипподром һ.б. биналар, йортлар проектларын эшләдек. Шуңа үзем проект ясаган объектларны, аларның бүген дә гөрләп эшләвен күреп, бик тә шатландым. Бистәнең киләчәге матур булуы белән горурланып кайттым, – ди 4 нче территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе Нурия Хаҗипова. – Актүбәгә кергәндә безне бистә ветераннар советы рәисе Нина Хвалеева каршы алып, бистә тарихы белән таныштырды. Үзебез булган объектлар

турында бик кызыклы һәм үтемле итеп сөйләде. Аңа барыбыз да бик рәхмәтле калдык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев