Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай терлекчесе Илсөя Хөсәенова республика бәйгесендә икенче урынны яулады

Уртада - Илсөя Хөсәенова Мәгълүм булганча районыбызда елның-елында сыер савучылар һәм ясалма орлыкландыру технологлары бәйгеләре уза. "Кәримов Ф.Р." КФХ дан тәҗрибәле, үз эшенең чын остасы булган терлекче Илсөя Хөсәенова менә инде өч ел рәттән район күләмендә беренче урынны алып килде. Ә бу көннәрдә тагы да куанычлырак хәбәр алдык: Илсөя Мәгъсүм...

Уртада - Илсөя Хөсәенова

Мәгълүм булганча районыбызда елның-елында сыер савучылар һәм ясалма орлыкландыру технологлары бәйгеләре уза. "Кәримов Ф.Р." КФХ дан тәҗрибәле, үз эшенең чын остасы булган терлекче Илсөя Хөсәенова менә инде өч ел рәттән район күләмендә беренче урынны алып килде.

Ә бу көннәрдә тагы да куанычлырак хәбәр алдык: Илсөя Мәгъсүм кызы Биектау районында 43 районның иң тәҗрибәле ясалма орлыкландыру технологлары арасында барган республика бәйгесендә икенче урынны алып кайткан. Афәрин, Илсөя!

Җиңү артыннан җиңү яулаучы Илсөя республика ярышларында беренче тапкыр гына призлы урын яуламый. 1999 нчы һәм 2001 нче елларда сыер савучылар арасында республикакүләм ярышларда да беренче урынны алган фидакарь терлекче ул. "Кәримов Ф.Р." хуҗалыгы районда иң алдынгы хуҗалыкларның берсе булса, биредә Илсөянең зур өлеше бар. Чөнки хуҗалыкта бозауларның үлеменә юл куелмый. Ясалма орлыкландыру юлы белән 100 баш сыердан 100 бозау алынган.

- Туган җиреңдә тырышып эшләү, яшәүдән дә зур бәхет юк, - ди урта мәктәпне тәмамлау белән фермага сыер савучы булып эшкә килгән Илсөя ханым.

Әледән-әле белемен, тәҗрибәсен күтәрү өстендә эшли тырыш кыз. 2008 елда Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлап, белемен күтәрә.

Туган авылы - Урсайда Илгиз исемле егет белән гаилә корып, ата-бабаларыбыз йоласына тугры калып, төп йортта матур итеп гаилә коралар алар. Үзләре кебек үк тырыш ике бала тәрбияләп, олы тормыш юлына озаталар. Илгиз - хуҗалыкта алдынгы машина йөртүчеләрнең берсе. Авыл тормышы Хөсәеновлар кебек тырыш, матур гаиләләр белән матур ул.

Нәсимә ФАЗЛЫЕВА,

автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай терлекчесе Илсөя Хөсәенова республика бәйгесендә икенче урынны яулады