Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай “ТЕРЕНДЕЗ”еннән кергән акча авыру сабыйларны дәвалауга тотылачак - ВИДЕО

Халыклар дуслыгы йортына Азнакай халкын "Терендез" әрмән бәйрәме җыйды. (Азнакай, 14 февраль, Лиза НУР) Бәйрәмгә Казан, Яр Чаллы, Октябрьский һәм башка шәһәрләрдән, күрше районнардан да җыелган иде кунаклар. "Әрмән-татар дуслыгы күпере" шәфкатьлелек проекты кысаларында үткән "Терендез" бәйрәменең асылы ерак дәверләргә барып тоташа. Ул русларның "Масленица", төрки халыкларының "Нәүрүз", католикларның "Изге...

Халыклар дуслыгы йортына Азнакай халкын "Терендез" әрмән бәйрәме җыйды.

(Азнакай, 14 февраль, Лиза НУР) Бәйрәмгә Казан, Яр Чаллы, Октябрьский һәм башка шәһәрләрдән, күрше районнардан да җыелган иде кунаклар.

"Әрмән-татар дуслыгы күпере" шәфкатьлелек проекты кысаларында үткән "Терендез" бәйрәменең асылы ерак дәверләргә барып тоташа. Ул русларның "Масленица", төрки халыкларының "Нәүрүз", католикларның "Изге Вәли" бәйрәмнәренә аһәңдәш.

Бәйрәм учак әйләнәсендә бию, җырлар белән барды, парлылар аның аша сикереп, бер-беренә хисләрен белдерде.

Дуслык йортына җыелган халык әрмәннәрнең милли ашларыннан, шашлыктан авыз итте.


- Азнакайда яшәүче әрмәннәр татар телендә иркен сөйләшә, укучы балаларның хәтта татар теле буенча республика олимпиадаларында җиңүләр яулап кайтуы соклану һәм горурлану хисләре уята, - дип билгеләп үтте район башлыгы Марсель Шәйдуллин.


Кичен "Терендез" Мәдәният йортына күчте. Биредә төрле милләттән булган сәхнә осталары игелек концерты куйды. Аннан кергән акча каты авырулы сабыйларны дәвалауга тотылачак.


Национальный армянский праздник "ТЕРЕНДЕЗ" состоялся в Азнакаево - 36 ФОТО

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Азнакай “ТЕРЕНДЕЗ”еннән кергән акча авыру сабыйларны дәвалауга тотылачак - ВИДЕО

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай “ТЕРЕНДЕЗ”еннән кергән акча авыру сабыйларны дәвалауга тотылачак ВИДЕО