Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай төбәкне өйрәнү музеенда сугыш ветераннары белән очраштылар

Төбәкне өйрәнү музеенда Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл батырлары, сугыш чоры баллары катнашында үткән «Сугыш хатын кыз йөзе түгел” (“У войны не женское лицо”) дигән чара ТАССР оешуның – 100, Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланды.

Район башлыгы урынбасары Нәҗәт Нәгыймов, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Гыйләҗев, ТР Дәүләт Советы каршындагы хатын-кызларның “Мәрхәмәт” (“Милосердие”) оешмасы депутатлары ветераннарны Җиңү бәйрәме белән тәбрикләде. Шулай ук Азнакай районы хәрби комиссары Рәдиф Камалиев, ветераннар советы рәисе урынбасары Фаяз Зәйдуллиннар чыгыш ясады.

Ленинград блокадасы баласы Римма апа Усманова, сугыш ветераны Миннехуҗа абый Гаптелхаков шәһәребезнең гимназия, 2 нче урта мәктәбе укучыларына сугыш, аның ачы хәтирәләре турында сөйләде. Мәдәният йорты сәнгатькәрләре матур җырларын бүләк иттеләр.

Гөлфия Мостафина, музей хезмәткәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев