Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай тарихчылары академик Альберт Борһанов белән очраштылар

22-23 апрельдә Азнакайда тарих һәм туган якны өйрәнүчеләрнең V Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узачак.

Әлеге фәнни форум  ТАССР оешуның – 100, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына һәм Азнакайда Чатыр-тау елына йомгак ясауга багышланачак.

Анда “Тарихи үсештә Ык буе бассейнында кеше һәм табигать”, “XX-XXI гасырларда Азнакай районы һәм Ык буе төбәкләре” дигән темалар күтәреләчәк.

Әлеге уңайдан оештыру комитеты тарихчылардан һәм туган якны өйрәнүчеләрдән тәкъдимнәр һәм материаллар көтеп кала.

Районда конференциягә әзерлек эшләре бара. Аның кысаларында бүген район үзәк китапханәсендә академик, тарихчы Альберт Борһанов белән очрашу үтте. Анда мәктәпләрнең тарих укытучылары, укучылар, китапхнәчеләр һәм тарих белән кызыксынучылар катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев