ҖӘМГЫЯТЬ
Азнакай табиблары – башкалада
ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Республика көне уңаеннан, Казандагы "Корстон" комплексында тантаналы кабул итү мәҗлесе уздырды.
Анда урта һәм кече бизнес, сәламәтлек саклау, белем бирү, ТРның дини даирә, яшьләр һәм яшьләр оешмалары, урман хуҗалыгы, экология хезмәте вәкилләре, хокук саклау, прокуратура, транспорт һәм юл төзелеше өлкәсендә, энергетика, газ һәм...
ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Республика көне уңаеннан, Казандагы "Корстон" комплексында тантаналы кабул итү мәҗлесе уздырды.
Анда урта һәм кече бизнес, сәламәтлек саклау, белем бирү, ТРның дини даирә, яшьләр һәм яшьләр оешмалары, урман хуҗалыгы, экология хезмәте вәкилләре, хокук саклау, прокуратура, транспорт һәм юл төзелеше өлкәсендә, энергетика, газ һәм химия, нефть сәнәгате тармагында хезмәт куючылар, ТР муниципаль берәмлекләре арасында смотр-конкурс җиңүчеләре һ.б. - барысы 650дән артык кеше чакырулы иде. Шулай ук тантанада ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре дә катнашты.
Республика Лидерының тантаналы кабул итүенә районыбыздан да вәкилләр барды. Алар: балалар поликлиникасы табиб-педиатры, "Ак чәчәкләр" республика бәйгесендә җиңү яулаган Луиза Морадымова һәм Карамалы фельдшер-акушерлык пункты мөдире Алсу Гомәрова. Табибларыбыз очрашуда үзләренә күрсәтелгән хөрмәттән бик канәгать булып, күтәренке кәеф белән кайттылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев