Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай – спортчылар төбәге

Азнакай - чын мәгънәсендә спортчылар шәһәре. Районыбызда спортка игътибар елдан-ел арта. Физкультура йорты, спорт һәм Боз сарае, бассейннар эшләп килә. Физкультура белән шөгыльләнәм дигән кешегә бөтен шартлар да тудырылган. Бүгенге көндә бездә 25тән артык спорт төре үсеш алган. Аеруча җиңел атлетика, хоккей, милли көрәш, футбол өстенлек итә. Спортчыларыбыз төрле ярышларда...

Азнакай - чын мәгънәсендә спортчылар шәһәре. Районыбызда спортка игътибар елдан-ел арта. Физкультура йорты, спорт һәм Боз сарае, бассейннар эшләп килә. Физкультура белән шөгыльләнәм дигән кешегә бөтен шартлар да тудырылган.
Бүгенге көндә бездә 25тән артык спорт төре үсеш алган. Аеруча җиңел атлетика, хоккей, милли көрәш, футбол өстенлек итә. Спортчыларыбыз төрле ярышларда бүләкле урыннар яулый. Шәһәр күләмендә уздырылган спорт чараларында да һәркем зур теләк белән катнаша.
Күптән түгел шәһәрдә физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар арасында җиңел атлетика буенча уздырылган Татарстан республикасы чемпионатыннан соң, тормышның барлык сынауларын җиңеп, матур итеп яшәп булганына инандым.

Бу бәйгедә республиканың 17 районыннан 120 спортчы катнашты. Ярышларны Азнакай муниципаль районы башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев, физик культура һәм спорт идарәсе җитәкчесе Рәфис Миңнеханов, инвалидларның физкультура-спорт җәмгыяте җитәкчесе Фәридә Сафиуллина ачты.
- Мондый чаралар физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә бик мөһим. Үзара аралашып, дуслашып, спорт ярышларында катнашып яшәргә кирәк. Сез барыгыз да бүген җиңүчеләр, - диде үз чыгышында Наҗәт Мәсгут улы.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Чемпионат югары дәрәҗәдә уздырылды. Районыбыз спортчылары да лаеклы чыгыш ясап, җиңүләр яуладылар. Инвалид-спортчылар йөгерүдә, озынлыкка сикерүдә һәм ядрә этәрүдә ярышты. Олеся Халикова 100 метрга йөгерү, озынлыкка сикерү һәм ядрә этәрүдә беренче урынны алды. Светлана Яруллина озынлыкка сикерүдә икенче булды. Нәзиф Әхмәтшин ядрә этәрүдә беренче, Фәнис Галиев - өченче урынны алды. Марат Заһитов 1500 метрга йөгерүдә һәм озынлыкка сикерүдә икенче урынга лаек булды. Команда беренчелегендә дә райондашларыбыз - җиңүче. Актанышлылар - икенче, балтачлылар - өченче. Җиңүчеләргә медаль, грамоталар, кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
Бәйге заман белән бергә атлаучы бу кешеләрнең дә яхшы спорт формасында икәнлеген, актив тормыш рәвеше алып баруларын күрсәтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай – спортчылар төбәге