Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай сәнгать мәктәбе карлыгачларын җыйды

Азнакай сәнгать мәктәбенең даны еракларга таралган. Дәрәҗәле бәйгеләрдә җиңү яулап кына түгел. Аның укучылары илнең төрле почмакларына сибелгән. Алар укытучыларының йөзенә кызыллык китерми, алган һөнәри осталыкларын чит җирләрдә дә исбатлап торалар. Күптән түгел сәнгать мәктәбе үзе канат куеп очрыган карлыгачларын Мәдәният йортындагы концертка җыйды. Анда Казан, Мәскәү, Оренбург һәм башка...

Азнакай сәнгать мәктәбенең даны еракларга таралган. Дәрәҗәле бәйгеләрдә җиңү яулап кына түгел. Аның укучылары илнең төрле почмакларына сибелгән. Алар укытучыларының йөзенә кызыллык китерми, алган һөнәри осталыкларын чит җирләрдә дә исбатлап торалар.

Күптән түгел сәнгать мәктәбе үзе канат куеп очрыган карлыгачларын Мәдәният йортындагы концертка җыйды. Анда Казан, Мәскәү, Оренбург һәм башка шәһәрләрдәге уку йортларында белем алучылар да, бүгенге көндә районның йөзек кашы булган яшь башкаручылар да чыгыш ясады. Концертта классик, халык һәм популяр җырлар бик матур итеп үрелеп барды, тамашачыларның көчле алкышларына күмелде.

- Мәктәп еллары бушка узмаган. Укучыларыбызның барысы да тормышларын музыка белән бәйләмәсә дә, сәнгатькә мәхәббәтләрен йөрәк түрләрендә саклаганнар, - ди бу чараның инициаторы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фирдәүс Әхмәтгалиева.

Якташыбыз, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты доценты Гөлфирә Бабаева да азнакайлыларның уңышларына сөенеп утырды. Икенче көнне ул укучылар һәм укытучыларга мастер-класс бирде.

- Безнең сәнгать мәктәбе һәрчак башкару осталыгын үстерү өстендә эшли, гел иҗади эзләнүдә, - ди директорлары Илдар Динмөхәммәтов.

Резеда СӘРВӘРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай сәнгать мәктәбе карлыгачларын җыйды