Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай сигезенчеләрен “ерак киләчәк” уйландыра - ФОТО

Начальник урынбасары Индира Хәнипова 14 яшьләрен тутырган сигезенчеләрнең 80 яшьтән өстәге әби-бабайларын тәрбияләүдә катнашу хокукы булуын, моның өчен пенсия фонды идарәсенә нинди документлар белән килү кирәклеге, компенсация түләү, хезмәт кенәгәсе ачу тәртипләре турында тәфсилләп аңлатты.

(Азнакай, 27 сентябрь, "Маяк", Лиза Нурлыева) Пенсия реформасы берәүне дә битараф калдырмады. Ни дисәң дә, һәркемгә кайчан да булса килеп кагыласы мәсьәлә шул ул. Әнә, 3 нче мәктәпнең сигезенчеләре дә, пенсия әле безгә ерак таулар артында дип тормаган, бу хакта кызыксынып, Пенсия фондының район идарәсенә директорлары Рифкать Мөгътәсимов белән килгәннәр.

 Укучылар белән очрашуны ачып, идарә җитәкчесе Ләйсән Ваһапова фондның төп эшчәнлеге, реформаның мөһим аспектлары, электрон хезмәтләрдән файдалануның мөмкинлекләре һәм өстенлекләре, снилсның ни өчен кирәклеге  турында сөйләде.

–Соңгы вакытларда үзләрен пенсия фонды хезмәткәрләре дип атап, өйләргә кереп йөрүчеләр күбәйде, – диде ул. – Шуны белеп торыгыз һәм өйдә әти-әниләрегезгә, бигрәк тә олы яшьтәге әби-бабайларыгызга да ныгытып аңлатыгыз: фонд хезмәткәрләре беркайчан да өйләргә йөрми, әгәр инде андый очраклар була икән, бары тик пенсионерларның шәхси мөрәҗәгате нигезендә генә барырга мөмкин. Үзләрен безнең хезмәткәрләр дип атаган бу кешеләр яки дәүләтнеке булмаган коммерцияле фондларда эшләүчеләр, я булмаса шомафыйлар. Аларга ышанмаска, алданмаска чакырабыз, андыйларга тап булганда, үзләре белән таныштыруларын, тиешле документларын күрсәтүне таләп итәргә  кирәк.

 Начальник урынбасары Индира Хәнипова 14 яшьләрен тутырган сигезенчеләрнең 80 яшьтән өстәге әби-бабайларын тәрбияләүдә катнашу хокукы булуын, моның өчен пенсия фонды идарәсенә нинди документлар белән килү кирәклеге, компенсация түләү, хезмәт кенәгәсе ачу тәртипләре турында тәфсилләп аңлатты.

 Укучыларның пенсия реформасы белән бәйле сораулары да күп булып чыкты. Әйтик, аларны ир-егетләргә, хатын-кызларга билгеләнгән пенсия яше, иминият пенсиясен формалаштыру һәм исәпләү тәртибе, социаль түләүләр, кыскасы, булачак пенсиягә бәйле бик күп нәрсәләр кызыксындырды. Идарә белгечләре аларның берсен дә җавапсыз калдырмады, алай гына да түгел, үзләренә бу хакта барсы да ачык бәян ителгән китап-брошюралар да бүләк итеп җибәрделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев