Азнакай шәһәренең ишегалларында чыршы бәйрәмнәре гөрли
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай шәһәренең ишегалларында чыршы бәйрәмнәре гөрли

Бу көннәрдә шәһәрдә генә түгел, кешеләрнең күңелләрендә дә бәйрәм кәефе хөкем сөрә.

Кичә “Универсал-Азнакай” идарә компаниясе дә олыларны һәм балаларны Ямашев урамындагы 7 нче йорт кырына Чыршы бәйрәменә җыйды.

Быел идарә компаниясе иң яхшы Яңа ел кул эшләнмәләренә бәйге дә игълан иткән булган.

– Бәйгедә азнакайлылар бик теләп, яратып катнаштылар. Алар алып килгән кул эшләнмәләре сокланып туймаслык матур һәм үзгә. Киләсе елда бәйгедә катнашучылар саны тагын да артыр ди ышанабыз, – идарә компаниясе җитәкчесе Элеонора Алчина.

Кул осталарының һәрберсе бүләкләп үтелде.

Бәйрәмгә килхчеләр Яшьләр үзәге коллективы әзерләгән уеннарда катнаштылар, җыерлап-биеп күңел ачтылар.

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев