Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай шәһәренең 3 нче иҗтимагый үзидарәсе инвалидлар айлыгы кысаларында үзенә кунаклар җыйды

Азнакай шәһәрендәге территориаль иҗтимагый үзидарәләрнең соңгы вакыттагы активлыгына беребез дә күз йома алмый. (Азнакай, aznakaevo-rt.ru, Лиза Нурлыева) Җәй буена ишегаллары бәйрәмнәре үткәрделәр, көзлектә очрашулар үзләре биләмәсендәге мәктәп залларына күчте. Инде менә Яңа ел чараларына әзерләнеп йөрүләре. Декабрь башыннан инвалидлар айлыгына актив кушылып киттеләр. 3 нче иҗтимагый үзидарә дә бу айлык...

Азнакай шәһәрендәге территориаль иҗтимагый үзидарәләрнең соңгы вакыттагы активлыгына беребез дә күз йома алмый.

(Азнакай, aznakaevo-rt.ru, Лиза Нурлыева) Җәй буена ишегаллары бәйрәмнәре үткәрделәр, көзлектә очрашулар үзләре биләмәсендәге мәктәп залларына күчте. Инде менә Яңа ел чараларына әзерләнеп йөрүләре. Декабрь башыннан инвалидлар айлыгына актив кушылып киттеләр.

3 нче иҗтимагый үзидарә дә бу айлык кысаларында үзенә кунаклар җыйды.ТОС урнашкан шәһәрнең 1 нче мәктәбе ашханәсе ул көнне олысы-кечесе тавышыннан гөҗ килеп торды.

- Районыбызда киң колач алган Шәфкатьлелек акциясе берәүне дә битараф калдырмады, бик күп изге эшләр башкарылды, - диде бәйрәмне ачып район башлыгы Марсель Шәйдуллин. - Ә бит язмыш тарафыннан кыерсытылган кешеләргә яшәү дәрте өстәү өчен бер җылы сүз дә җитә. Аларга ярдәм-кайгыртуыбызны җәлләмик, игелек гамәлләрен кылып торыйк!

Марсель Зөфәр улы ел дәвамында шәһәрне төзекләндерү, кварталларны матурлау, яшәү шартларын яхшыртуда башкарылган эшләргә дә туктап алды. Территориаль иҗтимагый үзидарәләрнең керткән өлешен ассызыклады, аларның грантлар отуы хакында сөйләп узды.

Сыйлы табын артында сәхнә йолдызларыбыз, яшь талантлар чыгышларын хозур кылып, үзара аралашып, рәхәтләнеп ял итте бу җирлектә яшәүче өлкәннәр, физик мөмкинлекләре чикләнгән шәһәрдәшләребез, ялгыз яшәүче әби-бабайлар. ТОС активистларына, юбилярларга, аз керемле гаиләләрга күрсәтелгән кадер-хөрмәт тә игътибарга лаек. Тагын да шул бер сүз: кешенең әздән дә күңеле була бит ул.

- 93 яшемне тутырдым. Кызым тәрбиясендә яшәп ятам. Өйдән бик чыгып йөри алмагач, күрше-күлән, чордашларны да сирәк күрәсең. Безгә шушы очрашуны оештырган район, ТОС җитәкчеләренә мең рәхмәт, - ди Тәзкирә апа Сөнәгатова.

Аның сүзенә районның ветераннар советы активисты Индия апа Мусина да кушыла:

-Бик сөенеп килдем. Әле менә тормышларыбыз ничек рәхәт бит, дип уйлап утырам. Өлкәннәр турында кайгырткан хөкүмәтебез алга таба да чәчәк атсын, һәркайсыбызга игътибарлы-ихтирамлы район башлыгы Марсель Шәйдуллинның игелекләре үзенә савап булып кайтсын!

ТОС җитәкчесе Лениза Кәлимуллина белән әңгәмә корып алабыз. Яңа микрорайон буларак, биредә нигездә яшь гаиләләр яшәвен, халыкның аңлы карашлы, яхшы мөнәсәбәттә булуын әйтә. Атнага 2 тапкыр кабул итү үткәрә икән. Гозер-мөрәҗәгатьләрне телефон аша да җиткереп торалар.

-Әлбәттә, берүзем генә әллә ни кыра алмас идем, килеп туган проблемаларны ТСЖ җитәкчесе Руслан Мөбәракшин, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Марат Солтанов белән бергәләп хәл итәбез. Быел 430 сумлык грант отуыбыз да бик куанычлы булды. Бу акчага балалар мәйданчыгын җиһазлыйбыз, - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Азнакай шәһәренең 3 нче иҗтимагый үзидарәсе инвалидлар айлыгы кысаларында үзенә кунаклар җыйды

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай шәһәренең 3 нче иҗтимагый үзидарәсе инвалидлар айлыгы кысаларында үзенә кунаклар җыйды