Азнакай шәһәренең 17 нче балалар бакчасында семинар узды
Азнакай шәһәре 17 нче балалар бакчасында "Балалар бакчаларында ФДББСын тормышка ашыру шартларында милли тәрбия бирүдә проектлар эшчәнлеген куллану" дигән темага семинар узды. Тел киләчәктә баланың барлык фәннәр буенча белем алуына юл ача, аның фикер йөртү сәләтен үстерә һәм акыл үсешенә йогынты ясый. Нәниләрне дөрес итеп сөйләшергә, үз фикерләрен дөрес итеп...
Азнакай шәһәре 17 нче балалар бакчасында "Балалар бакчаларында ФДББСын тормышка ашыру шартларында милли тәрбия бирүдә проектлар эшчәнлеген куллану" дигән темага семинар узды.
Тел киләчәктә баланың барлык фәннәр буенча белем алуына юл ача, аның фикер йөртү сәләтен үстерә һәм акыл үсешенә йогынты ясый.
Нәниләрне дөрес итеп сөйләшергә, үз фикерләрен дөрес итеп әйтә белергә өйрәтү, аларның сүз байлыкларын арттыру - балалар бакчасының төп бурычларыннан берсе булып тора. Баланың теле ана теле белән ачыла, аның ярдәмендә ул тирә-юнь белән мөнәсәбәткә керә: сабыйның аң-белем дәрәҗәсе үсә, дөньяга карашы киңәйгәннән-киңәя.
Бүген мәктәпкәчә тәрбия учреждениеләрендә эшләүче татар теле тәрбиячеләре алдында торган бурычларның иң мөһиме - балаларга татар теле өйрәтү, аларны халкыбызның тарихы, матур йола, гореф-гадәтләре, милли бәйрәмнәре, мәдәнияте белән таныштыру.
Шушы максатлардан чыгып 17 нче балалар бакчасында "Балалар бакчаларында ФДББСын тормышка ашыру шартларында милли тәрбия бирүдә проектлар эшчәнлеген куллану" дигән темага 3 нче балалар бакчасына караган балалар бакчалары тәрбиячеләре арасында семинар узды.
17 нче "Аккош", 3 нче "Айсылу", Таллы Бүләк авылы "Бүләк" балалар бакчалары тәрбиячеләре үзләре эш алып барган проектларын яклап чыгыш ясадылар.
Семинар бик эшлекле узды. Балаларга ана телен ойрәткәндә проект алымын куллануның нәтиҗәле булуына басым ясалды.
Семинар кысаларында "Телләр иленә сәяхәт" дип исемләнгән ачык чара күрсәтелде. Анда балалар үзләре өйрәнгән татарча, русча, инглизчә шигырләр сөйләделәр, җырлы-биюле уеннар уйнадылар. Анда катнашучылар барысы да кәнәгать калды . Үзләренә зур тәҗбирә тупладылар.
Илүзә Салихова,
17 нче балалар бакчасы өлкән тәрбиячесе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев