Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай шәһәрендә Гомумроссия халыкны кабул итү көне узды

(Азнакай, aznakaevo-rt.ru) Россия Президенты Владимир Путинның кушуы буенча 12 декабрь - Россия Федерациясе Конституциясе көнендә төрле даирә җитәкчеләр тарафыннан Гомумроссия халыкны кабул итү үткәрелде. Азнакай районында да ул оешкан төстә, халыкның активлыгы белән барды. 12.00-20.00 сәгатьләрдә район һәм шәһәр җитәкчеләре азнакайлыларны кабул итеп, алар белән аралаштылар, борчыган сорауларына җаваплар бирделәр....

(Азнакай, aznakaevo-rt.ru) Россия Президенты Владимир Путинның кушуы буенча 12 декабрь - Россия Федерациясе Конституциясе көнендә төрле даирә җитәкчеләр тарафыннан Гомумроссия халыкны кабул итү үткәрелде.

Азнакай районында да ул оешкан төстә, халыкның активлыгы белән барды. 12.00-20.00 сәгатьләрдә район һәм шәһәр җитәкчеләре азнакайлыларны кабул итеп, алар белән аралаштылар, борчыган сорауларына җаваплар бирделәр.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов кабул итүендә дистәдән артык кеше булды. Эштән кайтышлый, кичке сигез тулып килгәндә керүчеләр дә бар иде.

Азнакаево Онлайн

Берәүләрне торак-коммуналь хуҗалыгына, шәһәрне төзекләндерү, медицина хезмәтенә кагылышлы мәсьәләләр борчый. Шулай ук эшмәкәрлек, терлекләрдәге чир эпидемиясе белән бәйле сораулар да яңгырады. Әлбәттә, шәхси проблемалары белән килүчеләр дә күп булды.

"Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлегендә республика хәрби комиссариатының Азнакай районы һәм шәһәре буенча бүлек начальнигы Рәдиф Камалеев кабул итте.

Азнакаево Онлайн

Бу көнне шулай ук пенсия фонды идарәсендә, шәһәр башкарма комитетында райондашларыбыз үз сорау-мөрәҗәгатьләренә җаваплар алдылар.

Лиза НУР

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай шәһәрендә Гомумроссия халыкны кабул итү көне узды