Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай шәһәрендә чираттагы бәйрәм яңартылган ишегалдында узды

Азнакай шәһәре Ленин урамындагы 38-42 нче йортлар ишек алдында яңа юллар һәм тротуарлар салынган, автостоянка төзелгән, балалар мәйданчыгы куелган

Азнакай | 4 сентябрь | Резеда ШӘРИПОВА | Шәһәребездә күркәм гадәткә әверелгән урам бәйрәмнәре сентябрь аенда да дәвам итә.

Ленин урамындагы 38-42 нче йортлар ишек алды да бу дүшәмбе кичен җыр-моңнан, уеннардан гөрләп торды.

Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Марат Солтанов, «Универсал-Азнакай» идарәче компаниясе директоры Элеонора Алчина бәйрәм белән тәбрикләп, территорияне яшелләндерүдә, чистартуда актив катнашкан кешеләргә, олуг юбилярлар, алтын, бриллиант туйларын билгеләп узган парлар, яңа туган сабыйларга бүләкләр тапшырдылар.

– Быел Ленин урамындагы 38 нче йорт каршында тротуар, Ленин урамындагы 40, 42 нче йортлар каршында юллар салынды. Гагарин урамындагы  21 нче йорт каршында автостоянка ясалды, шулай ук «Гнездешка» балалар бакчасының ике ягына да тротуар җәелде, биредәге юллар нык таушалган иде.

Район хакимияте балалар мәйданчыгы бүләк итте, аны Ленин урамындагы 38 нче йорт ишек алдына куйдык. Бар да халык соравы буенча, халык өчен эшләнә, – ди Эленора Алчина.

Әлеге йортлар караган 1 нче территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе Әлфия Хисаметдинова биредә яшәүчеләрнең бик актив булуларын, матурлык яратуларын билгеләп үтте.

– Күпчелеге өлкән яшьтә булса да, балалар мәйданчыкларын җыештырганда ярдәм итәләр, подъезд кырларында чәчәкләр үстерәләр, – ди ул.

Марат Солтанов белдерүенчә, бу җәйдә Азнакайда барлыгы 9 ишек алды бәйрәме узган.

– Көннәр шулай матур торса, алга таба да дәвам итәчәкбез, – диде шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев