Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай шәһәрендә 696 сабый балалар бакчасына чират көтә

Район һәм шәһәр эшчәнлегенә багышланган атналык киңәшмәнең чираттагысын Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин, гадәттәгечә, узган айда булган мөһим эш-чараларны анализлаудан, тәбрикләүдән башлады. Ул хәрби комиссар Рәдиф Камалеевка гражданнарны хәрби хезмәткә тиешле дәрәҗәдә әзерләгән һәм РФ Кораллы көчләренә йөкләнгән бурычларны үтәүдә булышлык иткән өчен Россия Федерациясе оборона министрының Мактау грамотасын...

Район һәм шәһәр эшчәнлегенә багышланган атналык киңәшмәнең чираттагысын Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин, гадәттәгечә, узган айда булган мөһим эш-чараларны анализлаудан, тәбрикләүдән башлады.
Ул хәрби комиссар Рәдиф Камалеевка гражданнарны хәрби хезмәткә тиешле дәрәҗәдә әзерләгән һәм РФ Кораллы көчләренә йөкләнгән бурычларны үтәүдә булышлык иткән өчен Россия Федерациясе оборона министрының Мактау грамотасын тапшырды.
Район һәм шәһәрдә оператив хәлнең торышын Россия ЭЭМның Азнакай районы буенча бүлеге җитәкчесе Илдар Шакиров таныштырды. Ул районда урлашу очракларының күбәюен билгеләп үтте. Агымдагы айда 32 шундый факт теркәлгән. Илдар Хәлил улы күп очракта каракларның гражданнарның саксызлыгынан файдалануларын ассызыклады.
Киңәшмә барышында район мәгариф бүлеге җитәкчесе вазифаларын башкаручы Эльвира Зарипова узган уку елы нәтиҗәләре һәм яңа уку елына планнар, билгеләнгән чаралар белән таныштырды. Бүген шәһәр һәм районда 58 балалар бакчасы эшли, аларга 3830 бала йөри. Шул ук вакытта шәһәрдә 696 сабый үз чиратын көтә. Әлеге проблеманы чишү максатыннан бакчаларда өстәмә төркемнәр булдырыла.
Авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Миргасим Усманов терлек азыгы әзерлек барышын яктыртты. Хәзерге вакытта авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә печән, яфрак азык хәзерләү бара. Билгеле булганча, аларга ярдәмгә аерым оешма-предприятиеләр билгеләнгән. Муниципаль район башлыгы әлеге мәсьәләгә җавапсыз караган оешма-предриятиеләргә яфрак азыкны бер атна эчендә әзерләп бетерү бурычын куйды.
Билгеле булганча, узган атнада шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Расих Шәкүров җитәкчелегендәге Азнакай делегациясе Чиләбе өлкәсе Сабан туенда катнашты. Расих Әхәт улы Чиләбе җитәкчелеге һәм, шәхсән үз исеменнән, чараны югары дәрәҗәдә оештырырга ярдәм иткәннәре өчен хакимият башлыгына, мәдәният идарәсе һәм "Мәктәп туклануы комбинаты"на рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Киңәшмәдә шулай ук "Сельхозжилсервис" МУП җитәкчесе Рафаэль Бәхтиев, район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов, аның урынбасары Дамир Гыйләҗев алып барылган агымдагы эшләр турында сөйләде. Марсель Шәйдуллин авыл хуҗалыгы предприятиеләрен һәм авыл җирлекләре башлыкларын халыкка печән әзерләшүдә ярдәм итәргә чакырды һәм: "Йорт саен кереп, кемнең күпме печән әзерләгәнен, аның җитәрлек дәрәҗәдә булганмы-юкмы икәнен сез белергә, кирәк чакта ярдәм кулы сузарга тиеш. Халык мәнфәгатен кайгырту беренче урында булсын", - дип ассызыклады.
Киңәшмәнең йомгаклау өлешендә агымдагы атнага бурычлар билгеләнде, җитәкчеләр адресына тиешле күрсәтмәләр, тәкъдимнәр бирелде.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай шәһәрендә 696 сабый балалар бакчасына чират көтә