Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай шәһәре Уразай һәм Әгерҗегә таба киңәя

Дөньядагы һәм илдәге вәзгыть буенча финанс яклап ел авыр башланыр дип уйланса да, салым һәм җыемнар буенча районның бюджет планы үтәлеп кенә калмаган, 12 млн сум өстәмә керем дә алынган. Район һәм шәһәр Советларының 17 мартта узган утырышында финанс-бюджет палатасы рәисе Людмила Гурьянова чыгышында әнә шундый өметләндергеч саннар яңгырады. Бу...

Дөньядагы һәм илдәге вәзгыть буенча финанс яклап ел авыр башланыр дип уйланса да, салым һәм җыемнар буенча районның бюджет планы үтәлеп кенә калмаган, 12 млн сум өстәмә керем дә алынган.

Район һәм шәһәр Советларының 17 мартта узган утырышында финанс-бюджет палатасы рәисе Людмила Гурьянова чыгышында әнә шундый өметләндергеч саннар яңгырады. Бу акчалар беренчел мөһим социаль мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлдереләчәк.

Бюджет акчасының һәр тиене исәптә. Аның юкка-барга сарыф ителмәве контроль-исәп-хисап палатасы күзәтүе астында. Палата рәисе Наталья Сәлимова депутатлар алдында 2015 елгы эшчәнлекләренә отчет ясады. Узган ел 24 тикшерү уздырылган. Аның 21 - планлы, 2 се - муниципаль район башлыгы кушуы буенча, 1 се Татарстан исәп-хисап палатсы белән берлектә булган. Башкарылган чаралар һәм ачыкланган җитешсезлекләр хакында ел дәвамында Азнакай муниципаль районы сайтында яктыртылып барган.

- Иң мөһиме - бюджет акчасы тиешле максатларга гына файдалансын. Алга таба да моны ныклы контрольдә тотачакбыз. Ел саен зконнарда үзгәрешләр булып тора. Аларны белмәү җитәкчеләрне җаваплылыктан коткармый, хаталар җибәрмәс өчен, законнарны өйрәнергә кирәк, - диде муниципаль район башлыгы, район һәм шәһәр Советлары рәисе Марсель Шәйдуллин.

Районыбызда демографик хәл соңгы елларда яхшырды. Өченче һәм аннан күбрәк бала алып кайтчылар саны да арта. Билгеле булганча, андый гаиләләргә бушлай бир участоклары бирелә. Бүгенге көндә 200 гә якын күп балалы гаилә җиргә чиратта тора. Утырышта муниципаль район чикләре турында мәсьәлә тикшерелде. Азнакай шәһәре территориясен Уразай һәм Әгерҗе авыл җирлекләре хисабына зурайтырга планлаштыралар.

- Шәһәр эчендә буш җирләр калмады, шуңа күрә күп балалы гаиләләргә якын-тирә авыл җирлекләре җирләрен бирергә туры килә. Безгә бу юнәлештә иртәгәге көнгә генә түгел, якынча 20-30 ел алга карап план корырга кирәк, - диде Марсель Шәйдуллин.

Әлеге мәсьәлә буенча гавәми тыңлаулар 8 апрельгә дип билгеләнде. Ул район башкарма комитеты бинасында (Ленин ур.,22) 15.00 сәгатьтә узачак.

Утырышта шулай ук Азнакай район Советының кайбер карарлары һәм положениеләренә үзгәрешләр кертү турында мәсьәләләр дә каралып, алар буенча тиешле карарлар кабул ителде.

Соңыннан Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Азнакай бүлеге начальнигы Илдар Шакиров 2015 елгы эшчәнлекләренә хисап тотты. 2014 ел белән чагыштырганда җинаятьчелек 21 процентка арткан. Аеруча авыр җинаятьләр саны кимү сөендерсә, матбугатта аңлатып-язып торуга карамастан, халыкның күпләп мошенниклар җәтмәсенә кабуы, җәмәгатьчелек урыннарында кылынган җинаятьләрнең күбәюе зур борчу тудыра. Илдар Шакиров андый урыннарда видиокүзәтү системасын арттырыру мөһим диде. Марсель Шәйдуллин тәртип сагына күбрәк ирекле халык дружиналарын тартырга кирәклеген әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай шәһәре Уразай һәм Әгерҗегә таба киңәя