Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай шәһәр прокуратурасы наркотик матдәләр саклау факты буенча дәүләт гаепләвен яклады

Элек тә суд җаваплылыгына тартылган гр. М. зур күләмдә наркотик матдәләр саклауда гаепләнә. Июль аенда гр. М. аңлы рәвештә үзе үк куллану максатыннан составында наркотик матдәләр булган үлән җыеп, махсус пакетларга тутыра һәм аны хокук саклау органнары тапканчыга кадәр үзендә саклый. М.ның җинаяте суд тарафыннан сату максатын куймыйча зур күләмдә...

Элек тә суд җаваплылыгына тартылган гр. М. зур күләмдә наркотик матдәләр саклауда гаепләнә.

Июль аенда гр. М. аңлы рәвештә үзе үк куллану максатыннан составында наркотик матдәләр булган үлән җыеп, махсус пакетларга тутыра һәм аны хокук саклау органнары тапканчыга кадәр үзендә саклый.

М.ның җинаяте суд тарафыннан сату максатын куймыйча зур күләмдә наркотик матдәләр куллану буларак квалификацияләнә.

Җинаять эшен карау барышында хокук бозучының кабаттан җинаять эшләвен дә исәпкә алып, аны 3 ел да 6 айга ирегеннән мәхрүм итү җәзасын билгеләде. Ул аны гомуми режимдагы төзәтү колониясендә узарга тиеш.

Карар закон көченә керде..

Азнакай шәһәр прокуратурасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай шәһәр прокуратурасы наркотик матдәләр саклау факты буенча дәүләт гаепләвен яклады