Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай шәһәр гимназиясендә экологиягә багышланган парламент дәресе узды.

Азнакай шәһәр гимназиясендә Татарстан Дәүләт советының экология, табигать байлыкларыннан файдалану һәм аграр мәсьәләләр комитеты рәисе, депутат Таһир Һадиев, экология һәм табигать ресурслары буенча Ык буе территориаль идарәсе җитәкчесе Хәлил Мөстәкыймов һәм башка җитәкчеләр катнашында өлкән сыйныф укучылары белән экология темасына багышланган парламент дәресе узды. Дәреснең төп максаты: укучыларда табигатькә сак...

Азнакай шәһәр гимназиясендә Татарстан Дәүләт советының экология, табигать байлыкларыннан файдалану һәм аграр мәсьәләләр комитеты рәисе, депутат Таһир Һадиев, экология һәм табигать ресурслары буенча Ык буе территориаль идарәсе җитәкчесе Хәлил Мөстәкыймов һәм башка җитәкчеләр катнашында өлкән сыйныф укучылары белән экология темасына багышланган парламент дәресе узды.

Дәреснең төп максаты: укучыларда табигатькә сак караш тәрбияләү, кече Ватаныбызның чисталыгы, сафлыгы, иминлеге өчен үз өлешебезне кертү. Укытучылары Әлфия Баһауованың эчтәлекле, тәрбияви дәресе барышында укучылар табигатебез турында бик күп мәгълүмат алдылар, кече дусларыбыз, табигатьне саклауда игелекле гамәлләр кылырга кирәклегенә инандылар. Дәрестә катнашкан мәртәбәле кунаклар да укучыларның күңеленә үтеп керердәй акыллы киңәш-тәкъдимнәрен бирделәр. Соңыннан депутат абыйлары укучыларга табигать, экология турында китаплар бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев