Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай үсешенә без дә өлеш керттек

"Маяк" газетасының быелгы 29 август санында Азат Харисовның "Калабыз шулай туды" башы астында чыккан мәкаләсен укырга тотындым да, Киров урамында ашамлыклар кибете ачылу вакыйгасына җиткәндә, төртелеп калдым. Бәлки кибетнең шул чорда сипләнүе-яңартылуы турында әйтәсе килгәндер авторның? Чынлыкта исә ул телгә алынган вакыйгалардан 17 ел алдан салынган иде инде. Аның тарихы...

"Маяк" газетасының быелгы 29 август санында Азат Харисовның "Калабыз шулай туды" башы астында чыккан мәкаләсен укырга тотындым да, Киров урамында ашамлыклар кибете ачылу вакыйгасына җиткәндә, төртелеп калдым. Бәлки кибетнең шул чорда сипләнүе-яңартылуы турында әйтәсе килгәндер авторның? Чынлыкта исә ул телгә алынган вакыйгалардан 17 ел алдан салынган иде инде. Аның тарихы болай.
...Ул елларда сельполар карамагындагы авылларда кибетләр төзү эше бик акрын барды. План буенча каралган булса да, кайберләренең төзелеш вакыты чыкты, чынлыкта нигезе дә салынмады. Шуңамы, "Райпотребсоюз" идарәсе үзенең бер утырышында Митрәй авылында төзеләсе кибетне Азнакайның Киров урамында салырга карар чыгарды. Бу эшне башкару миңа - ул вакытта Азнакай бистәсенең егермедән артык кибетен берләштергән "Райунивермаг" директорына, йөкләнде. Эшне нидән башларга? Билгеле, фундаменттан. Ә ташын каян алырга? Монда хәйләне эшкә җигәргә туры килде. Райплан рөхсәтеннән башка бернинди төзелеш материалы бирелми торган заман. Ничек булса була, аннан җиде төргәк рубероидка язу алдым. Аны Совет урамында яшәүче Гомәрҗан абзыйның борынгыдан калган таш сарае, келәтенә алыштым. Аларны сүтеп, кибетнең нигезен салдык. Кирпечен табарга Азнакай промкомбинаты директоры (элекке елларда КПСС райкомының беренче секретаре булган кеше) Гани Садыйков булышты. Шулай итеп, комбинатның планнан тыш чыгарылган продукциясеннән кибетнең диварларын өйдек. Башка төзелеш материалларын да шул ук Гани Ганиевич ярдәмендә таптык. Биш ай эчендә яңа төзелешне кабул итеп алырлык дәрәҗәгә җиткердек.
Нәкъ шул вакытта Азнакайга Казаннан "Татпотребсоюз" рәисе Артемов килгән иде. Форсаттан файдаланып, яңа бинаны азык-төлек сату өчен файдалануга рөхсәт алдык. 1970 елның Октябрь бәйрәме көнне (7 ноябрь) кибет ачу тантанасы булды.
Беренче сатучылар булып анда апалы-сеңелле Закирова һәм Зәкиева эшләде. Шулай итеп, мин җитәкләгән "Райунивермаг" магазины карамагында эшләүчеләр саны җитмеш ике кешегә җитте...
Әдип ШӘРӘФИЕВ, райпо ветераны

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай үсешенә без дә өлеш керттек