Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай Республика һәм Шәһәр көннәрен бәйрәм итте

Республика көне, Шәһәр көне, Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне һәм ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан шәһәребездә  зур бәйрәм уздырылды.

Бәйрәм программасы төшке якта Р.Ишкәев паркыннан башланып китте. Биредә Казан артистлары Рифат Хөснияров, Илнар Миранов һәм Азнакай сәнгать мәктәбе укучылары катнашында концерт оештырылган иде. Балалар үзләрен төрле уеннарда, спорт чараларында сыный алды.

Халык  “Юбилейный” стадионы алдында оештырылган күргәзмәләрне дә бик хозурланып карады. Монда “Игелеклелек” паркында аниматорлар катнашында балалар өчен күңел ачу программасы да әзерләнгән иде.

Кичкә таба бәйрәм халыкны “Юбилейный” стадионына җыйды.

Район башлыгы Марсель Шәйдуллин бәйрәм тантанасын ачып, районның икътисади-социаль үсеше хакында эчтәлекле чыгыш ясады.

– Бүген районыбыз республикада күп кенә күрсәткечләр белән алдынгы урыннарда бара. Республика җитәкчелеге, нефтьчеләребезнең саллы ярдәме белән шәһәребездә яшәү өчен бөтен мөмкинлекләр булдырылды: яңа йортлар төзелде, юллар салынды, парклар, спорт объектлары, мәктәпләр, балалар бакчалары, клублар,

ФАПлар, заманча ачык бассейн сафка басты.  Быел Сөембикә урамында зур төзекләндерү эшләре алып барылды, күп кенә социаль учреждениеләр капиталь ремонтланды. Сәламәтлек саклау өлкәсе үсеше өчен зур эшләр башкарыла, яңа җиһазлар сатып алына.

Киләчәктә дә  уңышларыбызны тагын да арттырып, районны зур үрләргә алып менү өчен тырышыйк! Алга таба да шулай матур итеп, дуслык-туганлыкта эшләргә һәм яшәргә язсын, – дип, ул һәркемгә олы рәхмәтен белдерде.

Тәбрикләү сүзләренә ТР Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев, "Азнакайнефть" идарәсе баш инженеры Венер Чанышев та кушылды.

Бәйрәмнең иң күңелле мизгелләре районыбызның төрле тармакларда хезмәт куйган фидакарьләрен бүләкләү булгандыр, мөгаен.  Аларга Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары тапшырылды.

Бу көнне Азнакай район үзәк сырхауханәсе баш табибы Илдар Шиһапов – “Татарстан Республикасының Атказанган табибы”, “Лачын” спорт мәктәбенең шорт-трек буенча тренеры Светлана Гыйльфанова– “Татарстан Республикасының Атказанган физик культура хезмәткәре ”,  крестьян фермерлык  хуҗалыгы җитәкчесе Ландыш Закирова – “Татарстан Республикасының Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре”, Таллы-Бүләк” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы бозау караучысы Флера Шәрипова – “Татарстан Республикасының Атказанган терлекчесе”,  “Союз-Агро” җитештерү комплексы тракторчы-машинисты Сергей Матвеев – “Татарстан Республикасының Атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы, Азнакай хәзерләүләр конторасы җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры  Тәнзилә Кәримова – “Татарстан Республикасының Атказанган халыкка хезмәт күрсәтү  өлкәсе хезмәткәре ” дигән мактаулы исемгә лаек булды.

Соңыннан мәйданда көрәш ярышларының финал өлеше узды. Абсолют батыр исеменә Эдуард Усманов лаек булды.

Бәйрәм Башкортстанның Атказанган артисты Әнвәр Нургалиев, Татарстанның Атказанган артисты Иркә, “Бәйрәм” концерт төркеме, Рифат Хөснияров, Илнар Миранов һәм җирле үзешчәннәр катнашында зур концерт белән дәвам итте, күккә төрле төсләрдә бәйрәм салюты чәчелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев