Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай районының яңа профсоюз лидеры сайланды

Бүген Азнакай район Советының утырышлар залында район профсоюз оешмаларының отчет-сайлау җыелышы узды.

18 ел дәвамында профсоюз оешмаларының координацион советын җитәкләгән Рәфис Хәсәнов, башка эшкә күчү сәбәпле, әле вазифадан азат итүләрен сорады.

– Профсоюз линиясе буенча районда бик күп чаралар уздырылды. Башлангыч оешмалар рәисләре белән бер команда булып, кулга-кул тотынып эшләдек. Бу эш алга таба да шулай матур дәвам итәр дип ышанам, – диде ул.

Җыелышта район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов катнашты. Ул Рәфис Хәсәновка башкарган хезмәтләре өчен хакимият исеменнән рәхмәтен белдерде һәм яңа урында да уңышлар теләде.

Профсоюз оешмаларының координацион советы рәисе итеп авыл хуҗалыгы комплексы профсоюз оешмасы рәисе Эльвира Әмирова, аның урынбасары итеп ”АзнакайРемСервис” предприятиесе профсоюз комитеты рәисе Юрий Мерзляков сайланды.

– Яңа составтан яңа идеялар көтәбез. Башлангыч оешмаларда эшне активлаштырырыга, профсоюзларның дәрәҗәсен күтәрергә кирәк, – дигән теләген белдерде Айдар Шәмсетдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев