Азнакай районында “Ярдәм янәшә” акциясе буенча 1165 кеше азык-төлек алды
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай районында “Ярдәм янәшә” акциясе буенча 1165 кеше азык-төлек алды

Пандемия чорында авыр тоормыш хәлендә калган кешеләргә Татарстан Республикасы Президенты инициативасы буенча “Ярдәм янәшә” акциясе оештырылды.

Азнакай районында әлеге ярдәмне 1165 кеше алды. Барлыгы 25,6 тонна азык-төлек кайтты, 2330 кап таратылды. Әлеге эштә район җитәкчелеге һәм 215 волонтер катнашты. Продукцияләр 47 торак пунктына илтелде.


Нет комментариев