Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай районында стендлы атыш буенча турнир узды

Быел әлеге ярышта 30 дан артык кеше катнашты.

Актүбә бистәсенең “БАРС” спорт мәктәбе полигонында предприятие һәм учреждение җитәкчеләре арасында стендлы атыш буенча турнир узды.

Район башлыгы урынбасары Роза Галиева, район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов, Актүбә бистәсе башлыгы Александр Севастьянов Яңа ел белән котлап, изге теләкләрен җиткерделәр, уенда уңышлар теләделәр.

Көн салкын булуга карамастан, полигонда җылы атмосефера хөкем сөрде: Кыш бабай һәм Кар кызы ярышка бәйрәм төсмерен өстәде.

Стендлы атыш буенча ярышлар районыбызда традициягә әверелде һәм елдан-ел анда катнашучылар саны арта. Быел 30 дан

артык кеше катнашырга теләк белдерде, хәтта күрше районнардан да килгәннәр.

Атышчылар “компакт-спортинг” дициплинасы буенча ярыштылар: 5 төрле позициядән очып баручы тәлинкәләргә аттылар.

Актүбә егете Марат Шәрифуллин иң төз мәргән булып чыкты. Икенче урынны Бөгелмә эчке эшләр бүлеге начальнигы Илдар Шакиров алды. Районнынң спорт идарәсе җитәкчесе Рәфис Миннеханов өченче урынга лаек булды.

Җиңүчеләр кубок, мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев