Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай районының Татшуган авыл җирлегендә праймериз үтте

Татарстан Республикасы Президентын һәм җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлауларга әзерлек кысаларында "Бердәм Россия" партиясе эчендә праймериз сишәмбе көнне Татшуган авылында узды. Аны алдан тавыш бирү чарасын оештыру комитеты тарафыннан җаваплы итеп билгеләнгән Илнур Сәгыйтов алып барды, сайлап алучыларны праймериз, яшерен сайлап алу тәртибе белән таныштырды. Татшуган авылы район үзәгеннән...

Татарстан Республикасы Президентын һәм җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлауларга әзерлек кысаларында "Бердәм Россия" партиясе эчендә праймериз сишәмбе көнне Татшуган авылында узды. Аны алдан тавыш бирү чарасын оештыру комитеты тарафыннан җаваплы итеп билгеләнгән Илнур Сәгыйтов алып барды, сайлап алучыларны праймериз, яшерен сайлап алу тәртибе белән таныштырды.

Татшуган авылы район үзәгеннән иң еракта урнашкан авылларның берсе. Шуңа да биредә яшьләр авылда төпләнеп калу ягында. Соңгы елларда гына махсус программа нигезендә 13 яшь гаиләнең йорт салып керүе куанычлы күренеш. Шулай ук 13 км. озынлыкта өр-яңа су челтәре уздырылган. Әмма, әле хәл итәсе проблемалары да күп. Бигрәк тә юл төзекләндерү мәсьәләсе алга килеп баса. Авылдашлар киләчәк өчен битараф кала алмыйлар, алга таба да авыл гөрләп торсын, уңай шартлар булсын өчен әлеге мәсьәләләрне чишәрдәй, ярдәм итәрдәй депутатларны сайларга омтылалар.

Партия эчендә алдан тавыш бирүдә катнашучы кандидатлар сайлап алучыларны үз программалары белән таныштырдылар. Татшуган авыл биләмәсендә барысы 7 округ. Яшерен тавыш бирү бюльлетененә 11 кандидат кертелгән иде. Сайлап алучылар (аларның яртысы партиядән, яртысы ижтимагый оешмалардан) депутат буларак үз бурычларын яхшы итеп башкара ала дип санаган кандидатураларны хуплап тавыш бирделәр. Аннары сайлау комиссиясенең эшче төркем рәисе Лилия Гафиева яшерен тавыш бирү нәтиҗәләре белән таныштырды. Тавыш бирү әнә шулай оешкан төстә үтте. Кандидатларның күпчелеге кылган изге гамәлләре белән яхшы таныш кешеләр иде.

Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай районының Татшуган авыл җирлегендә праймериз үтте