Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай районының Актүбә 2 нче урта мәктәбендә реставрациядән соң музей ачылды

Актүбә 2 нче урта мәктәбендә реставрациядән соң музей ачылды. Бу тантанада бик күп кунаклар килде. Мәктәп директоры Лилия Галимова аларны мәктәп тормышы белән таныштырды. Актүбә хакимияте башлыгы Роза Галеева 17 ел шушы мәктәп кысаларында хезмәт куюын, коллективның һәрчак үрнәк булуын ассызыклады, коллективка уңышлар теләде. Кызы кызыл тасманы кискәч, кунаклар музейга...

Актүбә 2 нче урта мәктәбендә реставрациядән соң музей ачылды. Бу тантанада бик күп кунаклар килде.

Мәктәп директоры Лилия Галимова аларны мәктәп тормышы белән таныштырды.

Актүбә хакимияте башлыгы Роза Галеева 17 ел шушы мәктәп кысаларында хезмәт куюын, коллективның һәрчак үрнәк булуын ассызыклады, коллективка уңышлар теләде.

Кызы кызыл тасманы кискәч, кунаклар музейга узды. Аларны мәктәпнең үткәне, бүгенгесе белән экскурсоводлар таныштырды.

"Көмеш су" сәламәтләндерү үзәге директоры Н.Фарукшин, үзенең 1979 елларда шушы коллективта чыныгу алуын искә төшереп, 40 ел саклаган транзисторын бүләк итте. Ветеран укытучыларыбыз, Балалар иҗаты үзәге методистлары да музейга бүләкләр алып килгәннәр.

Фәнүзә Кашапова,

татар теле һәм әдәбияты укытучысы, музей җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай районының Актүбә 2 нче урта мәктәбендә реставрациядән соң музей ачылды