Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай районында юл-транспорт һәлакәтендә бер кеше вафат була

Статистика мәгълүматларына караганда, юллардагы фаҗигаләр нәтиҗәсендә дөньяда ел саен 1 миллион 300 мең кешенең гомере өзелә. Бу - көн саен 3 меңнән артык кеше дигән сүз. Корбаннарның күбесе - 15 - 44 яшьлек кешеләр… Спиртлы эчемлек кулланганнан соң руль артына утыру - җинаятькә тиң. Эчкән килеш транспорт белән идарә итүче...

Статистика мәгълүматларына караганда, юллардагы фаҗигаләр нәтиҗәсендә дөньяда ел саен 1 миллион 300 мең кешенең гомере өзелә. Бу - көн саен 3 меңнән артык кеше дигән сүз. Корбаннарның күбесе - 15 - 44 яшьлек кешеләр

Спиртлы эчемлек кулланганнан соң руль артына утыру - җинаятькә тиң. Эчкән килеш транспорт белән идарә итүче үзенекен генә түгел, башкаларның да гомерен куркыныч астына куя. Күп тапкырлар үткәрелгән тикшерүләр исбатлаганча, эчемлек нинди микъдарда булса да күрү-хәрәкәт координациясенә тискәре йогынты ясый. Машина йөртүче вакыт чамасын белми, тирә-якны күрү чикләнә, эшкә сәләт югала, көч китә... Үз халәтеңне тоемламау, куркыныч янавын сизмәү, юлдагы хәлне дөрес бәяли алмау аркасында исерек шофер еш кына тизлекне чамасыз арттыра, башкалар белән тиешле аралыкны сакламый, маневр ясауда вакытны дөрес исәпләми, кисәк борыла яисә туктый һәм... шул рәвешле юлда авария китереп чыгара.

25 сентябрь көнне Азнакай-Югары Стәрле юлында булган һәлакәт тә дә әнә шул сәбәпләр аркасында килеп чыга. 16.15 сәгатьтә Җиңү бистәсеннән Югары Стәрлегә таба хәрәкәт иткән "Лада Гранта" автомобиле шоферы, кызу тизлектә килү сәбәпле, кискен борылышта идарәне югалта һәм каршы як юл кырына әйләнеп каплана. Авыр тән җәрәхәтләре алган япь-яшь егет урында һәлак була.

Күпчелегебезнең һәр көне юллар белән бәйле, сак булыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай районында юлтранспорт һәлакәтендә бер кеше вафат була