Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай районында Ык елгасында балык тотучы билгесез мәеткә тап була

Аномаль эсселек кешеләрне суга тарта. Су буенда ял итәргә, су чәчрәтеп уйнарга яратучылар да күп, зыян күрүчеләр дә аз түгел. Чөнки кешеләрнең барысы да суда һәм су буенда үз-үзен тоту кагыйдәләрен белеп бетерми, ә кайберләре, белә торып та, санга сукмый. Моның нәтиҗәсе исә еш кына аяныч төгәлләнә. Мәсәлән, коену сезонында...

Аномаль эсселек кешеләрне суга тарта. Су буенда ял итәргә, су чәчрәтеп уйнарга яратучылар да күп, зыян күрүчеләр дә аз түгел. Чөнки кешеләрнең барысы да суда һәм су буенда үз-үзен тоту кагыйдәләрен белеп бетерми, ә кайберләре, белә торып та, санга сукмый. Моның нәтиҗәсе исә еш кына аяныч төгәлләнә. Мәсәлән, коену сезонында (май аеның өченче декадасыннан башлап) 26 июньгә кадәр Татарстанда 55 кеше (узган елның шушы чорында 25 кеше) суга батып үлгән. Шуларның дүртесе - балалар. Ә инде ял көннәрендә янә 5 ир-ат баткан. Шул исәптән үзебезнең Азнакай районында да суга батучылар бар. 18 нче июньдә Карамалы авылы бүәсендә батучы ир-ат турында язган идек. Ул куркынычсызлык кагыйдәләрен сакламыйча, бүәне аркылыга йөзеп чыгарга ниятли. Инде янә Тымытык авылы янындагы Ык елгасында Туймазы районында яшәүче ир-ат та елганы аркылы йөзеп чыгарга уйлый, әмма ахыры аянычлы тәмамлана. Бу көннәрдә Ык елгасында балык тотучы билгесез мәеткә тап була.

Коенырга рөхсәт ителмәгән урыннарда коенырга ярамаганлыгын, су коенырга барганда, яисә су буенда кызынырга ният иткәндә, исерткеч эчемлекләрдән баш тартырга кирәклеген онытмасак иде. Алкоголь хәрәкәт координацияләрен чикли, үз-үзеңә контрольне какшата. Су үзе рәхәтлек чыганагы булса да, куркыныч мохит санала, шуңа да анда көтелмәгән хәлләргә әзер булып торуың хәерлерәк. Сак булыгыз! Су буйларында гади генә кагыйдәләрне истән чыгармыйча, тиешенчә үтәсәгез ялыгыз фаҗигасез узыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай районында Ык елгасында балык тотучы билгесез мәеткә тап була