Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай районында «Яшүсмер-2015» профилактик операциясе узды

Балалар һәм яшүсмерләр арасында хокук бозуларга юл куймау, аларның законлы хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау максатларында җәйге каникул чорында, ягъни 1 июньнән 1 сентябрьгә кадәр районыбызда «Яшүсмер-2015» профилактик операциясе уздырылды. Аның нәтиҗәләре белән таныштыруны сорап без балигъ булмаганнар эше буенча комиссия секретаре Эльвира Солтангировага мөрәҗәгать иттек. - Эльвира Илгизәровна, бу операция...

Балалар һәм яшүсмерләр арасында хокук бозуларга юл куймау, аларның законлы хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау максатларында җәйге каникул чорында, ягъни 1 июньнән 1 сентябрьгә кадәр районыбызда «Яшүсмер-2015» профилактик операциясе уздырылды. Аның нәтиҗәләре белән таныштыруны сорап без балигъ булмаганнар эше буенча комиссия секретаре Эльвира Солтангировага мөрәҗәгать иттек.

- Эльвира Илгизәровна, бу операция нинди формада оештырылды?

- Ул өч этапта: 10-25 июньдә «Яшүсмер-Күзәтүсезлек», 10-25 июльдә «Яшүсмер-Каникуллар», 1-15 августта «Яшүсмер-Энә» дигән шартлы исемнәр астында үтте. Операция барышында имин булмаган гаиләләргә, яшьләрнең һәм балаларның ял итү урыннарына, күзәтүсез йөрүче балаларны, балигъ булмаганнарга спиртлы эчемлекләр сатуны ачыклау буенча ведомствоара рейдлар ясалды.

- Нәтиҗә ясап, операция хакында нәрсәләр әйтә аласыз?

- Җәйге чорда без хәвефле төркемгә керүче балаларны эшкә урнаштыруда ярдәм итәргә тырыштык, чөнки бөтен күңелсезлекләрнең башы күзәтүсезлек һәм эшсезлектән килә. Балаларын тәрбияләүгә җитди игътибар бирмәүче ата-аналар күз уңында торды һәм андыйлар җаваплылыкка тартылды, Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, балигъ булмаганнар эше буенча комиссиядә тикшерелгән беркетмәләр саны кимеде. Әмма әле бу һич тә тынычланырга ирек бирми. Мәсәлән, 2014 елда балаларын тиешлечә карамаган өчен 93 ата-ана административ җаваплылыкка тартылган булса, 2015 елда - 114. Шулай ук кичен соңга калып йөрүчеләр саны да арткан: узган ел 31 шундый эш тикшерелгән булса, быел - 41.

- Яшүсмерләр арасында эчүчелек ни дәрәҗәдә?

- Бу яклап тикшерелгән эшләрнең саны да, кызганычка каршы, артты. 2014 елда без 1 июньнән 1 сентябрьгә кадәр спиртлы эчемлекләр кулланган яшүсмерләрнең бары 2 эшен тикшергән булсак, быел 22 беркетмә төзелгән. Балигъ булмаганнарны спиртлы эчемлекләр куллануга тартучылар да бар. Саннар узган елгы дәрәҗәдә: теркәлгән 3 очрак. Административ хокук бозулар Кодексының 6.10 нчы маддәсендә моның өчен 1500дән 3000 сумга кадәр штраф каралган.

- Җәйге чорда балалар арасында юл кагыйдәләрен бозулар да еш очрый бит әле…

- Әти-әниләр балаларына скутерлар алып бирәләр, хокуксыз килеш руль артына утырырга рөхсәт итәләр. Үзләренчә яхшылык эшлибез диләр, ә чынлыкта балаларының сәламәтлеген һәм гомерен куркыныч астына куялар. Әлбәттә, мондый очракларда балалары өчен ата-аналарга җавап бирергә туры килә. Закон бозган өчен штраф суммасы да саллы. Мәктәпләрдә аңлату эшләре нәтиҗәсен бирми калмады, узган ел без бу юнәлештә 41 эш тикшергән булсак, быел бары 1. Йомгаклап шуны әйтәсе килә, хикмәт төзелгән беркетмәләр санында да, салынган штрафлар күләмендә дә түгел. Без иң кыйммәтлесен - балаларны югалтабыз. Кыек юлга кереп киткәнче багалмаларыбызны кулдан ычкындырмаска иде. Юкка гына халык мәкалендә дә талны яшь чагында ук бөгәргә кушмаганнар бит.

- Әңгәмәгез өчен рәхмәт!

Әңгәмәдәш: Резеда ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай районында «Яшүсмер2015» профилактик операциясе узды