Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай районында күпфатирлы йортларга капиталь ремонт программасы кысаларында 2014 елда 35 йорт төзекләндерелгән

Бер яктан төзекләндерелеп, икенче яктан җимерелә бармасын. Азнакай муниципаль районында күпфатирлы йортларга капиталь ремонт программасы кысаларында 2014 елда 35 йорт төзекләндерелгән. Ремонтны финанслау күләме (барлык төр финанслау чыганакларын да кертеп) 89 млн 859 мең 896 сум тәшкил иткән. 72 млн сумга Азнакай шәһәрендәге 28 йортка, 17 млн сумга Актүбә бистәсендәге...

Бер яктан төзекләндерелеп, икенче яктан җимерелә бармасын.

Азнакай муниципаль районында күпфатирлы йортларга капиталь ремонт программасы кысаларында 2014 елда 35 йорт төзекләндерелгән. Ремонтны финанслау күләме (барлык төр финанслау чыганакларын да кертеп) 89 млн 859 мең 896 сум тәшкил иткән. 72 млн сумга Азнакай шәһәрендәге 28 йортка, 17 млн сумга Актүбә бистәсендәге 6 йортка һәм 676 мең сумга Балтач авылындагы бер йортка капиталь ремонт эшләре үткәрелгән.

Бүгенге көндә планлаштырылган барлык йортларда да капиталь ремонт эшләре тәмамланган. Быел капиталь ремонт чорында йортларның түбәләрен ремонтлауга аеруча зур игътибар бирелгән. Барлыгы 20 йортның түбәсенә ремонт ясалган. Әлбәттә, ремонт эшләре барышында җылыту, кайнар һәм салкын су челтәрләрен, канализация системасын ремонтлау, электр җиһазларын монтажлау, фасадларны төрү һәм башка эшләр дә башкарылган. "Азнакай ПМК", "Азимутстрой", "Гарант", "Актүбә Жилкомсервис", "Универсал-строй", "Инженерлык челтәре", "ЖилЭнергоСервис", "Сельхозжилсервис" кебек подрядчы оешмалар үз эшләрен сыйфатлы башкарып, капиталь ремонт эшләрен вакытыннан алда тапшырса, Болгар урамы, 36 нчы, Солтангалиев урамы, 24 нче йортта (подрядчы "Нефтестроймонтаж" ҖЧҖ) һәм Сөембикә урамы. 4 нче йортларда ("Азнакай инженерлык челтәрләре" ҖЧҖ) капиталь ремонт эшләре шактый тоткарланган.

Капиталь ремонт эшләре яшәүчеләрне һәрвакытта да канәгатьләндерәме соң? Әлеге уңайдан халык белән һәрвакыт тыгыз мөнәсәбәттә торган, булган проблемаларны бергәләп чишкән ТСЖ җитәкчеләренә дә мөрәҗәгать итәргә уйладык.

  • Капиталь ремонт керсә, халык канәгать инде ул, - ди "Универсал-Строй" ТСЖ җитәкчесе Элеонора Алчина. - Әмма яшәүчеләрнең гозерләре дә күп. Аларга комплекслы, яки "башыннан башлап азагына кадәр" тулы ремонт кирәк. Йортның түбәсен дә алыштырырга, тышларга, җылытырга, эчке эшләрне дә башкарырга... Боларның барысын да эшләү мөмкин түгел, торакның тузуы, ничәнче елдан файдалануын һәм башкаларны исәпкә алып, бары тик планлаштырылган эшләр генә үткәрелә. Мәсәлән, быел безнең ТСЖда 25 млн. 69 мең сумга 8 йортта капиталь ремонт эшләре башкарылды, 7 йортта фасадлар төрелде. Хәсәнов урамындагы 4 нче, Ямашев урамындагы 6 нчы йортларда урнашкан тулай торакларда тәрәзәләр алыштырылды. Бөтен йортлар да вакытында кабул ителде. "Азнакай ПМК", "Инженерлык челтәре", "Полимерстрой", "СМУ", "ЖилЭнергоСервис" ҖЧҖ кебек подрядчы оешмалар үз эшләрен сыйфатлы башкардылар. Хәсәнов урамындагы 20 нче йортта кайбер вак-төяк эшләр калды.

Капиталь ремонт эшләренең ничек узуы турында сорагач, Ленин урамыгдагы 20 нче йортның беренче катында яшәүче Әхнәф ага Мөгамбәров сөенечен белдерергә ашыкты:

  • Барысыннан да канәгать калдык, җылылык, суүткәрү челтәрен алыштырдылар. Үз артларыннан чистарттылар, төзүчеләр бик мөлаем һәм игътибарлылар.

Капиталь ремонт эшенең бар авырлыгы беренче катта яшәүчеләргә төшсә дә (бу фатирда да ремонт эшләрен башкарганда идәннәргә кадәр сүтеп эшләргә туры килгән), Мөгамбәровлар әнә шулай бер дә зарланмадылар.

Галина ханым Якимова да:

  • Шулкадәр төгәл, пөхтә эшләделәр. Бер җирдә аккан, тамган җир юк. Мин ремонтчыларның бер генә дә утырып торган чакларын күрмәдем, - дип үз фикерен белдерергә ашыкты.

Хәсәнов урамындагы 4 нче йортта яшәүче Рәфис Гыйләҗев та тулай торактагы тәрәзәләрне алыштыруга бик рәхмәтле калган:

  • Шулкадәр череп беткән, бер төртсәң барып төшәр дәрәҗәгә җиткән иде. Инде менә нинди чиста, матур булып калды.

Матур чиста да бит, санаулы гына айлар узуга да карамастан, Ямашев урамындагы 6 нчы йортта урнашкан тулай торакта тәрәзә төбенең инде икесен сындырып та төшерергә өлгергәннәр, ә Хәсәнов урамындагысында тәрәзә төбендә тәмәке төпчекләре эзе ярылып ята. Зур чыгымнар белән башкарылган ремонтның әнә шулай санаулы айлар эчендә юкка чыгарылуына күңел әрни. Милкебезне күз карасыдай саклап, эш башкаручыларның хезмәтенә ихтирам белән карасак иде шул. Барысы да үзебез өчен, йортларыбызның чиста, матур, төзек булуы өчен бит.

Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Сүз уңаеннан

Киләсе елга районыбызның 31 йортын капиталь ремонт көтә.

Капремонт буенча фикерләрегезне aznakaevo-rt (+16) сайтында белдерә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай районында күпфатирлы йортларга капиталь ремонт программасы кысаларында 2014 елда 35 йорт т...