Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай районында “Әбиемнең (бабамның) оста куллары” күргәзмәсе оештырыла

Безнең Азнакай ягы гомер-гомергә оста куллы кешеләре белән дан тотты. Кайсы гына авылга барма - анда әби-апаларның сандык тулы чигүле яулык-җәймәләренә, ага-бабаларыбызның җиз комган-ялгашларына, агачтан челтәрләп эшләнгән тәрәзә кашагаларына һәм тагын әллә никадәр, санап та бетермәслек кул эшләренә әле дә тап булырга мөмкин. Районның Яшьләр эшләре идарәсе аларны барлау максатында...

Безнең Азнакай ягы гомер-гомергә оста куллы кешеләре белән дан тотты. Кайсы гына авылга барма - анда әби-апаларның сандык тулы чигүле яулык-җәймәләренә, ага-бабаларыбызның җиз комган-ялгашларына, агачтан челтәрләп эшләнгән тәрәзә кашагаларына һәм тагын әллә никадәр, санап та бетермәслек кул эшләренә әле дә тап булырга мөмкин.

Районның Яшьләр эшләре идарәсе аларны барлау максатында "Әбиемнең (бабамның) оста куллары" күргәзмәсе оештыра. Анда 50 яшь һәм аннан өстә райондашларның иҗат җимешләре кабул ителә. Сәйләннән, бәйләп, чигеп эшләнгән, шулай ук зәвыклыгы, үзенчәлекле булуы белән аерылып торган, табигый чималдан булган барлык төр әйберләр, картиналар, аппликацияләр, сувенирларны... кыскасы, фантазиягә урын җитәрлек, - һәммәсен Яшьләр үзәгенә (Мәрҗани ур., 22 а, тел. 72-2-73) тәкъдим итәргә мөмкин. Туган ягыбызның тарихи кыйммәтләрен, халкыбызның милли мирасын бергәләп барлыйк, танытыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай районында “Әбиемнең (бабамның) оста куллары” күргәзмәсе оештырыла