Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай районында аварияләр, корбаннар саны арта

Соңгы атнада җирлегебездә сигез җинаять эше теркәлгән, аның дүртесе «кайнар эз»дән ачылган. Бу хакта район эчке эшләр бүлеге начальнигы Илдар Шакиров белдерде. Җинаятьләрнең җидесе чит кеше милкенә кул сузу белән бәйле. Узган атнада караклар Актүбә "Мечта" бакчачылык ширкәтен дә сусыз калдырудан читенсенеп тормыйлар, 95 меңлек электр двигателен урлап китәләр. Уразай...

Соңгы атнада җирлегебездә сигез җинаять эше теркәлгән, аның дүртесе «кайнар эз»дән ачылган. Бу хакта район эчке эшләр бүлеге начальнигы Илдар Шакиров белдерде. Җинаятьләрнең җидесе чит кеше милкенә кул сузу белән бәйле. Узган атнада караклар Актүбә "Мечта" бакчачылык ширкәтен дә сусыз калдырудан читенсенеп тормыйлар, 95 меңлек электр двигателен урлап китәләр. Уразай авылында яшәүче берәү үзе эшләгән фермадан 7 капчык фураж урлап чыга.

Соңгы вакытта юллардагы вәзгыять тә кискенләшә төште. Узган атнада гына да 23 авария теркәлгән, аларда ике кеше вафат булып, дүртесе тән җәрәхәтләре алган. Район башлыгы Марсель Шәйдуллин бу юнәлештә нәтиҗәле эш алып барырга, профилактика эшен көчәйтергә чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай районында аварияләр, корбаннар саны арта