Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай районына яңа федераль судья билгеләнде

(Азнакай, aznakaevo-rt.ru) Азнакай шәһәр суды республиканың югары даирә судлары өчен кадрлар әзерләү базасы булып тора дию һич тә арттыру булмас. Өч ел элек безгә федераль судья булып килгән Бөгелмә прокуроры урынбасары Лилия Субботинаның да башкалага китүе, бердән, җирлегебез өчен зур югалту булса, икенчедән, карьера баскычыннан үсә баруы сөендерә дә. Сишәмбе...

(Азнакай, aznakaevo-rt.ru) Азнакай шәһәр суды республиканың югары даирә судлары өчен кадрлар әзерләү базасы булып тора дию һич тә арттыру булмас.

Өч ел элек безгә федераль судья булып килгән Бөгелмә прокуроры урынбасары Лилия Субботинаның да башкалага китүе, бердән, җирлегебез өчен зур югалту булса, икенчедән, карьера баскычыннан үсә баруы сөендерә дә.

Сишәмбе көнне бу бушлыкны тулыландырып, РФ Президенты фәрманы белән районыбызга яңа федераль судья билгеләнде.

Коллективны яңа коллегалары белән суд рәисе Йосыф Сәхапов таныштырды. Федераль судья вазифасына яңа гына керешүче яшь белгеч буларак, Илнур Абдуллин тантаналы ант кабул итте.

Лиза Нурлыева

Репортажны тулысынча газетабыз битләрендә укыгыз.

Башка ФОТОЛАРНЫ aznakaevo-rt.ru сылтамасына басып карагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Азнакай районына яңа федераль судья билгеләнде

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай районына яңа федераль судья билгеләнде