Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай районы Югары Стәрле авылының хөрмәтле ветеран укытучыларын юбилейлары белән котлыйлар

Азнакай районы Югары Стәрле авылының хөрмәтле ветеран укытучылары Сафуанова Әлфия Фатих кызына 12 гыйнварда - 65 яшь, Илаева Нурия Миннехафиз кызына 13 гыйнварда 70 яшь тулды. Нурия апа, Әлфия апа! Юбилейларыгыз белән чын күңелдән тәбрик итәбез! Яңа елның яңа кары бәхет булып юлларыгызга яусын. Күңел күтәренкелеге, зиһен ныклыгы, җан тынычлыгы,...

Азнакай районы Югары Стәрле авылының хөрмәтле ветеран укытучылары Сафуанова Әлфия Фатих кызына 12 гыйнварда - 65 яшь, Илаева Нурия Миннехафиз кызына 13 гыйнварда 70 яшь тулды.

Нурия апа, Әлфия апа!

Юбилейларыгыз белән чын күңелдән тәбрик итәбез! Яңа елның яңа кары бәхет булып юлларыгызга яусын. Күңел күтәренкелеге, зиһен ныклыгы, җан тынычлыгы, тән сихәтлеге гомерлек юлдашыгыз булсын.

Остазларыбыз! Сез безнең төпле киңәшчеләребез, мәктәптәге әниләребез булдыгыз. Тырыш, намуслы хезмәтегез олы хөрмәткә лаек.

Безгә күрсәткән яхшылыкларыгыз, ярдәмегез үзегезгә бихисап булып кайтсын.

Гомерегез озын, еллар тыныч булсын,

Кояш сипсен һәрчак җылысын.

Сәламәтлек, бәхет, куанычның

Бирсен Ходай иң-иң олысын.

Ихтирам белән хезмәттәшләрегез: Вәсимә, Асия, Илшат, Зәбирә, Нәзирә, Гөлнур, Марина, Гүзәл, Гөлнара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай районы Югары Стәрле авылының хөрмәтле ветеран укытучыларын юбилейлары белән котлыйлар