Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай районы Сукаеш авыл биләмәсендә суга тилмермиләр

Һәр авыл үзенчә матур. Сукаеш авыл биләмәсенә кергән авыллар да табигатьнең хозур бишегендә урнашкан. Бу төбәкнең эшчән, тырыш, киң күңелле халкы турында инде сөйләп тә торасы юк. Газетабыз битләрендә яктыртылып килгән рубриканы дәвам итеп, бу юлы сүзне шушы җирлек башлыгы Зөлфия Закировага бирәбез. -Авыл халкын су белән тәэмин итү һәр...

Һәр авыл үзенчә матур. Сукаеш авыл биләмәсенә кергән авыллар да табигатьнең хозур бишегендә урнашкан. Бу төбәкнең эшчән, тырыш, киң күңелле халкы турында инде сөйләп тә торасы юк. Газетабыз битләрендә яктыртылып килгән рубриканы дәвам итеп, бу юлы сүзне шушы җирлек башлыгы Зөлфия Закировага бирәбез.

-Авыл халкын су белән тәэмин итү һәр җирдәге кебек үк, безнең дә төп проблемаларның берсе булып килде. 2010 елда нефтьчеләр ярдәме белән су башнясы корылган иде. Җирле бюджет хисабына 500 метрда салкын су торбалары салынды. Бу эшләрне башкарып, Зур Сукаеш халкын су белән тәэмин итүгә ирештек. Банки Сукаешта да су җыю скважинасын бораулауга проект төзелде. Әлегәчә булганнары норматив таләпләргә туры китереп әйләндереп алынды, янәшәсе бетон белән ныгытылды, будкалар да каралды, тирә-ягына куаклар утыртылды. Скважиналар урнашкан җир рәсмиләштерелде.

Икенче бер төп мәсьәлә - юллар. 2012 елда Түбән Сукаешта җирле бюджет хисабына 1 чакрым озынлыкта яңа юл түшәлде. Быел биләмә территориясендәге 6,5 чакрымлы вакташ түшәлгән юлда чокыр-чакырлар рәтләнде, аларның 1 чакрымы Курай Елгада, нефтьчеләр ярдәме белән эшләнде. Калган 5,5 чакрымда ремонт әлеге дә җирле бюджет хисабына һәм гражданнарның үзсалым акчасына башкарылды.

Гомумән, нфтьчеләрнең даими ярдәмен тоеп яшибез. Тыл ветераннары хөрмәтенә калкып килүче паркны әйләндереп алуга да "Азнакайнефть" идарәсе 75000 сум акча бүлеп бирде. Паркны киләсе елда ачабыз. Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек кысаларында чаралар күп эшләнә, әйтик, ике кече авылда да обелисклар урнаштырдык, янә икесендә сугышта һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәлләр яңартылды. Ата-бабалар хәтеренә тугры калып, зиаратларны да карап, төзәтеп торабыз. Зур Сукаеш авылында ул профнастил белән өр-яңадан әйләндереп алынды, монда халыкның да ярдәме зур булды.

Мәдәният йортының тышкы өлешенә һәм түбәсенә ремонт ясауда район бюджетыннан да акча бүлеп бирелде. Физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр дә бернинди каршылыксыз үтеп йөрерлек итеп биредә һәм шулай ук административ бинага пандуслар урнаштырылды.

Шәхси йортлар хуҗалары үз ихаталарын карап, төзекләндереп тора. Күпфатирлы йортлар да әнә шулай балкып торсын дип, ишегалдын әйләндереп куйдык.

Менә шулай авылларыбызның социаль йөзен, халыкның яшәү шартларын яхшыртуда мөмкинлектән чыгып, үзебездән торганның барсын да эшләргә тырышабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай районы Сукаеш авыл биләмәсендә суга тилмермиләр