Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай районы Сәпәй авыл бүәсендә бер ир-атның гомере өзелгән

Ел башыннан күпме бәла-каза, күпме үлем-китем. Әллә соң кәбисә елы булгангамы? Соңгы вакытта суга батып үлүчеләрнең саны артты. Татарстанда су коену сезоны башланганнан бирле 27 кеше батып үлгән. Алар арасында 6 бала да бар. 22 июньдә Азнакай районы Сәпәй авыл бүәсендә дә бер ир-атның гомере өзелгән. Суга сикергән ул. Ә...

Ел башыннан күпме бәла-каза, күпме үлем-китем. Әллә соң кәбисә елы булгангамы? Соңгы вакытта суга батып үлүчеләрнең саны артты. Татарстанда су коену сезоны башланганнан бирле 27 кеше батып үлгән. Алар арасында 6 бала да бар. 22 июньдә Азнакай районы Сәпәй авыл бүәсендә дә бер ир-атның гомере өзелгән. Суга сикергән ул. Ә коену рөхсәт ителмәгән сулыкларның төбендә ни булмас... Юкса, авыл җирлекләре җитәкчеләре коену рөхсәт ителмәве турында язу да куйганнар. Шушы соңгы атнада гына Татарстанда өч бала суга баткан. 24 ендә Әлдермештә бер егетнең (үзенең туган көнендә) суда йөрәге туктаган. Мондый мисалларны тагын да дәвам итәргә мөмкин булыр иде. Су коену кагыйдәләрен катгый саклыйк, тыелган урыннарга якын килмик! Тагын бер кат сак һәм игътибарлы булыйк! Үзебезнең һәм якыннарыбызның иминлеге үз кулыбызда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай районы Сәпәй авыл бүәсендә бер иратның гомере өзелгән