Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай районы Митрәй авылында Нәсиха Галинаны искә алу кичәсе узды

Митрәй авылы башлангыч мәктәбендә 37 ел укытучы булып эшләгән Нәсиха Галинаны искә алу кичәсе әнә шулай дип исемләнгән иде. Әгәр дә исән булса, бүгенге көндә ул үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтәр иде. Кичәдә олуг укытучыны укучылары, авылдашлары, хезмәттәшләре, туганнары хөрмәт белән искә алдылар. Сәхнә түренә менгән һәркем мөгалимәнең чын...

Митрәй авылы башлангыч мәктәбендә 37 ел укытучы булып эшләгән Нәсиха Галинаны искә алу кичәсе әнә шулай дип исемләнгән иде. Әгәр дә исән булса, бүгенге көндә ул үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтәр иде.
Кичәдә олуг укытучыны укучылары, авылдашлары, хезмәттәшләре, туганнары хөрмәт белән искә алдылар. Сәхнә түренә менгән һәркем мөгалимәнең чын мәгънәсендә олы шәхес булуын, мәрхәмәтле, игелекле, укучылары өчен янып яшәвен әйтеп, хатирәләрен яңарттылар. Мәгариф идарәсендә озак еллар дәвамында методик бүлекне җитәкләгән Тәслия Сәетова үзенең язып җибәргән теләкләрендә: "Барлык шәхесләр дә гомер узу белән кеше күңелендә озак саклана алмый. Ә менә Нәсиха Әбраровна сүнмәс йолдыз булып янучы бөек укытучы булды. Мин аны шушы күркәм сыйфатлары өчен чын күңелемнән хөрмәт итәм, авылдашларына, киләчәк буынга шундый бөек шәхесләре белән горурланып, буыннардан-буыннарга тарих итеп тапшыруларын телим", - дип яза.
Кичәдә укытучының гаилә архивында сакланып калган язмасын караганда ирексездән күзләрне яшь пәрдәсе каплады. "Кош канаты белән көчле, ә мин шундый туганнарым, укучыларым, дусларым, хезмәттәшләрем, җитәкчеләрем булганга көчле һәм бәхетле. Барысы өчен дә зур рәхмәт!" - диде ул. Азнакай муниципаль район башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев: "Сез гади авыл укытучысына олугъ һәйкәл куйдыгыз", - дип әлеге чарага үзенең югары бәясен бирде. Ә кичәне хәзерләүче Митрәй мәдәният йорты җитәкчесе Гөлназ Идиятова иде. Ул әнисен хөрмәтләп килгән һәркемгә олы рәхмәтен белдерде.
- Авылыбызда зур хөрмәткә ия шәхесләр күп. Үткәнен хәтерләмәгән авылның киләчәге юк. Әлеге очрашу соңгысы булмасын, кабат-кабат очрашыйк, хатирәләрне яңартыйк! - дип кичәне тәмамлады ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай районы Митрәй авылында Нәсиха Галинаны искә алу кичәсе узды