Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай районы Митрәй авылында хисап җыелышлары узды

Митрәй авылында хисап җыелышы тыныч шартларда узды. Авыл башлыгы Рашат Шәйхетдинов җирлекнең еллык эш нәтиҗәләре белән таныштырды. Узган елда Митрәй авылы клубының түбәсе ябылган, Мәктәп урамына вак таш түшәлгән, Стәрле елгасы аша чыгып йөрү өчен күпер салынып, елга ярлары ныгытылган. Әлеге эшләрне башкаруда авыл җирлеге хезмәткәрләре, КФХ җитәкчесе Илнур Кәлимуллин,...

Митрәй авылында хисап җыелышы тыныч шартларда узды. Авыл башлыгы Рашат Шәйхетдинов җирлекнең еллык эш нәтиҗәләре белән таныштырды. Узган елда Митрәй авылы клубының түбәсе ябылган, Мәктәп урамына вак таш түшәлгән, Стәрле елгасы аша чыгып йөрү өчен күпер салынып, елга ярлары ныгытылган. Әлеге эшләрне башкаруда авыл җирлеге хезмәткәрләре, КФХ җитәкчесе Илнур Кәлимуллин, депутатлары Наҗәт Нәгыймов, нефтьчеләр, бигрәк тә 5 нче нефть һәм газ чыгару идарәсе җитәкчесе Шамил Хафазетдинов; авылдашлары Равил Әхмәдишин Мөсәвир Ибәтов, Таһир Вахитов, Мөсәлимә, Рифат Имашевлар һәм башкаларның ныклы ярдәмен тойганнар. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан һәйкәлләрне төзекләндерү, сугыш чоры балаларына стелалар кую буенча да зур эш башкарылган. Бертуган эшмәкәр Шакировларның ветераннарны хөрмәтләве, корбан чалып, табыннар оештыруы матур традициягә әйләнгән. Әниләре Мәдинә ханым Митрәй һәм Әсәй авылларында авылдашларына дин сабаклары биреп, гарәп теленә өйрәтүдә үзеннән зур өлеш кертә.
Авылда мәдәният йорты, китапханә, мәктәп, балалар бакчасы эшләп килә. Коллективлар кечкенә булса да, бергә-бергә гөр килеп, төрле бәйрәмнәрне, чараларны күңелле итеп оештыралар Митрәйдә.
Сорауларга килгәндә, эчә торган суның сыйфаты Митрәй авылы халкын иң борчыган мәсьәләләрнең берсе булып тора. Шулай ук яшьләрне җирлектә калдыру, эш урыннары булмау, шул сәбәпле, бердәнбер балалар бакчасының ябылу алдында торуы өчен дә кайгыра авыл халкы. Авыл башлыгы авылдашларына изге теләкләрен җиткереп: "Туган җиребездә бәхетле, мул яшик!" дип сүзен тәмамлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай районы Митрәй авылында хисап җыелышлары узды