Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай районы Микулино авылында экологик семинар үткәрелде

Инде менә өченче ел рәттән районыбызда җәйге төзекләндерү, реконструкция, ремонт эшләре төгәлләнгәч, аларга бәя бирү, йомгак ясау максатында экологик семинарлар үткәрелеп килә. Быел ул 14 ноябрь көнне Микулино авыл җирлегендә үткәрелде. Семинарны район Советының Аппарат җитәкчесе Айдар Хәлиуллин алып барды. Әйтергә кирәк, семинарга әзерлек чорында биредә шактый гына эшләр башкарырга...

Инде менә өченче ел рәттән районыбызда җәйге төзекләндерү, реконструкция, ремонт эшләре төгәлләнгәч, аларга бәя бирү, йомгак ясау максатында экологик семинарлар үткәрелеп килә. Быел ул 14 ноябрь көнне Микулино авыл җирлегендә үткәрелде. Семинарны район Советының Аппарат җитәкчесе Айдар Хәлиуллин алып барды.

Әйтергә кирәк, семинарга әзерлек чорында биредә шактый гына эшләр башкарырга өлгергәннәр. Моның өчен бүлеп бирелгән акча тулысы белән һәм максатчан файдаланылган. Аның күпчелек өлеше халыкны эчә торган су белән тәэмин итү скважинасын төзекләндерүгә тотылган. Әлеге су чыганагы коймаланган, будка урнаштырылган, капка куелган, 2012 елда ук борауланганлыктан, су килү начарланган булган, насосы алып чистартылган. Суның сыйфатын да тикшерткәннәр. Аның катылык буенча бераз гына нормадан артуы ачыкланган.

Семинарда катнашучылар өр-яңадан әйләндереп алынган авыл зиаратын да карап үтте. Зиаратны чистарту, иске агачларны кисеп ташу, үләнен чабу, яңа койманы буяу эшләрендә авыл халкы да актив катнашкан, җәй дәвамында мондый өмәләр берничә тапкыр үткәрелгән.

Микулино авылының Совет урамындагы инде берничә ел планлаштырылып та, әлеге дә шул финанс мәсьәләсенә төртелеп,

киселми калган карт тупыллардан котылу җае да чыккан. Бу эштә АПТС, ""Жилэнергосервис", урман хуҗалыгының да зур ярдәме тигән. Шул ук урамдагы юлны тигезләү, чокырларны рәтләү, юл билгеләре куюда УАДның Актүбә участогы булышлык иткән.

Чүплекләр Микулино җирлегендә генә түгел, районның бөтен авыл биләмәләрендә дә хәл итәсе проблемаларның берсе булып кала. Каты көнкүреш калдыкларын чыгаруны үзәкләштерү мәсьәләсе хакында семинарда җитди сүз барды, тәкъдим-фикерләр дә күп булды.

Ике катлы йортлар ихатасындагы тирә-якны ямьсезләп торган, ишелү куркынычы янаган ярымҗимерек хәлдәге элеккеге котельный да сүтеп, урыны җыештырып куелган.

Семинарның пленар өлешендә әнә шул эшләр хакында хисап тоткан Микулино авыл биләмәсе башлыгы Наталья Самусенко быел район бюджетыннан Микулино мәдәният йортын ремонтлауга 1 миллион сум акча бирелүен, ул акчаның чираттагы ремонтка һәм янгынга каршы чаралар күрү, тиешле инвентарь белән тәэмин итүгә тотылуы хакында да әйтеп узды.

Үзләре грантта катнашып откан 1 миллион сум Микулино һәм Благодатный авылларында балалар мәйданчыклары ясау, авылга кергәндә куелган стелаларны яңартуга тотылган. Ниһаять, Благодатныйда янгын машиналарына су алырга уңайлыклар тудырылып, буа ясалган. Монда нефтьчеләрнең, аерым алганда, 3нче ЦДНГның зур ярдәме тигән. Буаның ярлары ныгытылган, күпер куелган, тирәсенә вакташ җәелгән. Авыллардагы урам утларына ревизия ясалып, 40 лампа энергия саклагычлыларына алыштырылган, 8 яктырткыч куелган. Шулай ук нефтьчеләр ярдәме

белән административ бина һәм Благодатный авылы клубы каршында автомашиналар кую урын ясалган.

Биләмә башлыгы "Азнакайнефть" идарәсе белән берлектә төзелүче яңа һәйкәл белән дә таныштырып үтте. Ул Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә тантаналы шартларда ачылачак. "Сугыш чоры балаларына", "Тыл фидакарьләренә" мәрмәр такталар куелган.

Авыл биләмәсендә чишмәләр шактый. Аларның барсына да ремонт, төзекләндерү үткән, тирә-яннары яхшылап чистартылган.

- Әлбәттә, хәл итәсе проблемалар да кала әле, - диде сүзен йомгаклап Наталья Самусенко. - каты көнкүреш калдыкларын чыгаруны оештыру, яңа скважинаны рәсмиләштереп тиешле оешма карамагына тапшыру, Благодатный зиаратын әйләндереп алу, корыган агачларын кисү, авылның урам утлары линиясен реконструкцияләү...

Район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Рәмис Ханнанов табигатьне саклауда район буенча алып барылган чараларга тукталды.

- Тир-як мохитне саклауда төп максатыбыз - экологик хәл торышын сәламәтләндерү, халыкның экологик куркынычсызлыгын тәэмин итү, табигый экосистеманы саклау һәм яңарту, табигый байлыклардан нәтиҗәле һәм хуҗаларча файдалану, - дип, экологик торышның иң беренче чиратта үзебезгә бәйле булуын ассыклады ул.

Азнакай шәһәр прокуроры ярдәмчесе Зилә Мәхмүтова тир-як мохитне саклау өлкәсендә кануннар үтәлешенә күзәтчелек эшчәнлеге хакында сөйләде. Экология һәм табигый ресурслар

министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе җитәкчесе Хәлил Мөстәкыймов районыбызда үтүче мондый семинарларның файдасы зур булуын билгеләп үтте, аларның киләчәктә дә дәвам итүен теләде.

Лиза Нурлыева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай районы Микулино авылында экологик семинар үткәрелде