Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай районы Әгерҗе авылында батыр кыз Гайшә Әхмәтова хөрмәтенә стела ачылды

Әгерҗегә керүчеләрне үзәк урам башында авылыбызның батыр кызы Гайшә Әхмәтова, дөресрәге аның исемен мәңгеләштерү максатыннан куелган стела каршы ала хәзер. Хәрби киемдә, күкрәгендә орден балкый. Ә үзе әле якты тормышта яшәргә дә өлгермәгән япь-яшь, чибәр кыз. Авылдашларының күңеленә дә әнә шундый булып кереп калган ул. Еллар, гасырлар узса да халкыбызның...

Әгерҗегә керүчеләрне үзәк урам башында авылыбызның батыр кызы Гайшә Әхмәтова, дөресрәге аның исемен мәңгеләштерү максатыннан куелган стела каршы ала хәзер. Хәрби киемдә, күкрәгендә орден балкый. Ә үзе әле якты тормышта яшәргә дә өлгермәгән япь-яшь, чибәр кыз. Авылдашларының күңеленә дә әнә шундый булып кереп калган ул. Еллар, гасырлар узса да халкыбызның батыр ул-кызлары күңелләрдә мәңге саклана. Аларны онытырга хакыбыз да юк.
Даны еракларга таралган бакчачы Шәйморат кызы Гайшә Бөек Ватан сугышы башлангач, үз теләге белән фронтка китә. Санитарка үз тормышын куркыныч астына куеп, пулялар яңгыры явып торган яу кырына яралыларга ярдәмгә ашыга. Әмма, яралы командирны алып чыкканда пуля тиеп һәлак була. 1944 елның апрель ае була ул.
... Февраль аеның ап-ак кар яуган, кояшлы матур көнендә Әгерҗе авылы кешеләре, район үзәгеннән килгән җитәкчеләр, укучылар стела ачу тантанасына җыелды. Әлеге изге эшне башлап җибәргән Әгерҗе авыл биләмәсе башлыгы Назыйф Хәсәнов бу чараның авыл халкы өчен бик кирәкле, әһәмиятле тарихи вакыйга булуын билгеләп үтте. Аның фикерен шәһәр ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримов, депутатыбыз Фоат Галиев һәм башка чыгыш ясаучылар да куәтләде. Авыл яшьләре, укучылар авылыбызның батыр кызы үрнәгендә тәрбияләнерләр, өлкәннәребез аңа карап авыр үткәннәрен искә алыр. Яшьли һәлак булган кыз имин, тыныч, мул тормышыбызның кадерен белергә кирәклеген дә әйтә кебек. Тантанада Гайшә Әхмәтованың бертуган сеңлесе Ризәнә апа да катнашты, әлеге изге эшне башкаруда үзеннән өлеш керткән һәркемгә рәхмәт әйтеп, истәлекләре белән уртаклашты.
Альбина Сафиуллина,
ветераннар советы рәисе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай районы Әгерҗе авылында батыр кыз Гайшә Әхмәтова хөрмәтенә стела ачылды