Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай районы эчке эшләр бүлеге хезмәткәре Илнур Шәфыйгуллин республика бәйгесендә беренчелекне яулады

Безнекеләрне бел! Илнур Шәфыйгуллин: "Һәр бала бәхетле булырга хаклы" Узган атнада Казанда узган осталык бәйгесендә район эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар белән эшләү инспекторы Илнур Шәфыйгуллин "Һөнәри әзерлек" номинациясендә I дәрәҗә Дипломга ия булды. Илнур Шәфыйгуллин эчке эшләр бүлегенә 2013 елда килә. Шушы кыска гына вакыт эчендә ул үзен эшенең...

Безнекеләрне бел!

Илнур Шәфыйгуллин: "Һәр бала бәхетле булырга хаклы"

Узган атнада Казанда узган осталык бәйгесендә район эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар белән эшләү инспекторы Илнур Шәфыйгуллин "Һөнәри әзерлек" номинациясендә I дәрәҗә Дипломга ия булды.

Илнур Шәфыйгуллин эчке эшләр бүлегенә 2013 елда килә. Шушы кыска гына вакыт эчендә ул үзен эшенең чын остасы итеп таныта, хезмәтенә чын күңелдән бирелгәнлеге белән башкаларга үрнәк булып тора.

- Балалар белән эшләүнең үз кыенлыклары, үзенчәлекләре бар. Алар белән өлкәннәр кебек сөйләшеп булмый. Берәүләр син әйткән җылы сүздән, дустанә мөгамәләдән ачылып китә. Икенчеләренә исә кырысрак булырга кирәк, - ди полиция лейтенанты. - Бүгенге көндә район эчке эшләр бүлегенең ПДН бүлекчәсендә 54 балигъ булмаган бала профилактик исәптә тора. Аларның күбесе хокук тәртибе бозганнар, хулиганлык кылганнар, урлашканнар. Мондый юлга басканнарны үзвакытында ачыклап, тиз арада туры юлга бастырмасаң, тагын да хәтәррәк җинаятьләр кыласыларын көт тә тор. Исәптә торучыларның һәрберсе күз уңында тотыла, алар белән һәрдаим очрашып, элемтәдә торабыз. Бу дөньяга килгән һәр бала бәхетле булырга хаклы. Ләкин берәүләр уйламыйча кылган гамәлләре аша үзләренең киләчәк тормышына тап төшерсә, икенчеләренең бәхете, якты хыяллары, кызганычка каршы, ата-аналар тарафыннан чәлперәмә китерелә. Биг­рәк тә әни кешеләрнең үз бурычларына җавап­сыз каравы җанны әрнетә. Даими эчүчелек белән шөгыльләнүче, тәртипсез яшәү рәвеше алып баручы 60тан артык ана кеше бүлектә исәптә тора. Кайбер әниләр: "Мине ирем ташлады, шул кай­гыны күтәрә алмыйча эчүгә бирелдем", ди. Бала тап­кансың икән, бернинди сәбәп тә сине аңа карата игътибарсыз, начар мөнәсә­бәттә булырга этәрергә тиеш түгел.
Дөньяга туган һәр сабый җылы мөнәсәбәт, мә­хәб­бәт тоеп, яхшы тәрбия күреп үссен иде. Халкыбыз юкка гына "Оясында ни күрсә, очканында шул булыр" димәгән. Бар яхшылык та, яманлык та гаиләдән, анда алган тәрбиядән башлана, шуны истә тотарга кирәк.

Үз эшен яратып, зур җаваплылык тоеп башкаручы, яшүсмерләр язмышы өчен янып-көеп йөрүче Илнур Шәфыйгуллин үрнәк гаилә башлыгы да, тормыш иптәше Эльвира белән алар ике кыз үстерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай районы эчке эшләр бүлеге хезмәткәре Илнур Шәфыйгуллин республика бәйгесендә беренчелекне яул...