Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай районы чәчүне тәмамлый

Туктаусыз яуган яңгырлар язгы кыр эшләрен бераз тоткарлаган иде. Игенчеләребез аяз көннәрнең һәр минутын файдаланып, бар көчләрен кыр эшләренә бирәләр. Чәчеләсе мәйданның 96 процентында, яки 65 мең гектарда (мәгълүматлар 25 майга) орлыклар җир куенына салынган. "Тукай", "Марс", "Чатыр тау", "Габдрахманов Л. Г.", "Гыйльманов А.М.", "Герой Ф.Кәримов ис.", "Мөстәкыймов ис." кебек...

Туктаусыз яуган яңгырлар язгы кыр эшләрен бераз тоткарлаган иде. Игенчеләребез аяз көннәрнең һәр минутын файдаланып, бар көчләрен кыр эшләренә бирәләр. Чәчеләсе мәйданның 96 процентында, яки 65 мең гектарда (мәгълүматлар 25 майга) орлыклар җир куенына салынган. "Тукай", "Марс", "Чатыр тау", "Габдрахманов Л. Г.", "Гыйльманов А.М.", "Герой Ф.Кәримов ис.", "Мөстәкыймов ис." кебек өлгер хуҗалыклар шушы көннәрдә чәчү эшләрен тәмамладылар.
Хәзер чүп үләннәре, корткычларга каршы көрәш, дымны саклап калу максатыннан чәчүлекләрне тырмалау, гербицидлар белән эшкәртү эшләре бара. Шифалы яңгырлардан соң ямь-яшел, сусыл үләннәр үсеп китте, басуларда терлек азыгы да җитеште. Бүгеннән азнакайлылар печәнгә төштеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай районы чәчүне тәмамлый