Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай районы Актүбә бистәсе җирлегенең исәп-хисап җыелышы узды

Актүбә бистәсе җирлегенең исәп-хисап җыелышы Гагарин исемендәге мәдәният йортында узды. Гадәттәгечә, районның барлык мөһим хезмәтләре тарафыннан алдан халыкны кабул итү оештырылды. Шуңа күрә җыелыш башланганчы, актүбәлеләр үзләрен борчыган һәм кызыксындырган сорауларга җавап алып өлгерде. Җыелышта Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин катнашты. Ул бистә үсешенә лаеклы өлеш кертүчеләргә бүләкләр тапшырды....

Актүбә бистәсе җирлегенең исәп-хисап җыелышы Гагарин исемендәге мәдәният йортында узды. Гадәттәгечә, районның барлык мөһим хезмәтләре тарафыннан алдан халыкны кабул итү оештырылды. Шуңа күрә җыелыш башланганчы, актүбәлеләр үзләрен борчыган һәм кызыксындырган сорауларга җавап алып өлгерде.
Җыелышта Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин катнашты. Ул бистә үсешенә лаеклы өлеш кертүчеләргә бүләкләр тапшырды. Алар арасында Бөек Ватан сугышы ветераны Якуп Әхмәтшин да бар иде. Мәлбагыш авылында туган, батырлыклары өчен күп санлы медальләр белән бүләкләнгән, сугыштан соң башта колхозда, аннан өч дистә елдан артык нефть тармагында эшләгән Якуп агага "Актүбә бистәсенең мактаулы гражданины" дигән исем бирелде.
Бистә башлыгы Роза Галиева узган ел башкарылган эшләргә йомгак ясады.
Актүбә елдан-ел матурлана. Россия күләмендә "Бөтен уңайлыкларга ия шәһәр тибындагы бистә" дигән исемгә лаек булуы да моны ачык дәлилли. Былтыр гына да төзекләндерү эшләренә үз керемнәреннән 15 млн сумга якын акча тотылган: 8 кварталда асфальт юлга капиталь ремонт үткәрелгән, 2 млн сумлык тротуар җәелгән, шәхси сектордагы урамнарга таш юл түшәлгән, урамнардагы яктырткычлар яңартылган, зиратлар рәтләнгән, клумбаларга чәчәкләр утыртылган. Җиңгән өчен бирелгән 4 млн сум да яшелләндерү һәм төзекләндерүгә юнәлтелгән.
Узган ел Актүбәдә 6 торак йорт капиталь ремонт кичергән. Быел әлеге программага 7 йорт кергән. Роза Галиева шулай ук узган ел 2 нче мәктәпнең, быел 3 нче мәктәпнең дә капиталь ремонт программасына керүенә куанычын белдерде.
Быел 3 торак йорт сафка басар дип көтелә. Шәхси торак төзелеш өчен 31 җир участогы бүленгән, күп балалы 15 гаилә җирле булган.
Актүбә халкы спорт белән дус. Биредә ат спорт мәктәбе, йөзү бассейны, балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе, стадион бар. Узгаен ел 12 кечкенә уен мәйданчыклары бүләк ителгән. Быел кече футбол кыры һәм паркта тренажер мәйданчыгы булдыру күздә тотыла.
Узган ел бистәдә бик матур сквер ачылган иде. Роза Галиева белдерүенчә, быел да бу юнәлештә эш дәвам итәчәк.
-Ирешелгәннәр чик түгел, максатыбыз - бистәбезне тагын да матуррак итү, халык өчен уңай шартлар тудыру, - диде докладчы.
Җыелышта шулай ук "Актүбә" идарә итү компаниясе директоры Ильмир Гәрәев, Актүбә полиция бүлекчәсе начальнигы Радик Шәрәфев чыгыш ясадылар.
Марсель Шәйдуллин актүбәлеләрне узган ел районда башкарылган эшләр һәм алдагы планнар белән таныштырды, халыкның сорауларына җавап бирде.
Резеда ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай районы Актүбә бистәсе җирлегенең исәпхисап җыелышы узды